Логотип Идель
Бу – тема!

КАРСЫЗ КЫШ: СОЧИ КӨНДӘЛЕГЕ

Бәләкәй чак хыялым – кышны җылы якларда уздыру. Гомумән, салкын климатны яратмыйм, ак карлар күңелгә хуш килми, гафу итегез... 20 яшькә кадәр бу теләкне иң арттагы тартмада тоттым, әмма 2022 ел вәзгыяте күрсәткәнчә: вакыт – иң уалучан нәрсә, ә тормышны «иртәгәге көнгә» калдыру мәгънәсез. 

Шулай итеп, вакытлыча булса да (әлегә тулаем яшәү урынын үзгәртә алмыйм), Сочи шәһәренә яшәргә күчтем, «Сириус» мәгариф үзәгенә эшкә урнаштым. Әлеге язмада минем Сочи шәһәрендә яшәү «инсайтлары» белән бүлешәсе килә. 

Беренче хис-кичереш

Әлеге җирләргә аяк баскач, мин тулаем климатка һәм тирә-юньнең матурлыгына гашыйк булдым. Таулар азатлык көче бирде, ә диңгез һәр кичне сихерле энергиясе белән сабырлыкка һәм рәхмәтле булырга өйрәтте. Мин һәр көнне үземне табигать бишегендә булган кебек хис итәм, күзләр һәр көнне монда булган «назлы яшеллек» белән иркәләнә. Ноябрьдә үсемлекләр чәчәк ата – беренче тапкыр шундый куренеш белән очрашам. 

Моннан тыш, Сочида чиста һава һәм бу бик сизелә. 

Диңгез көче:

Сочида яшәгәндә, нинди авыр көн булмасын, кич белән диңгез ярына килеп, кояш баюын күзәтеп, рәткә килә аласың. Диңгез – иң яхшы антидепрессант.

Кызыклы фактлар:

1. 200 ел элек Сочи – зур малярия черкиләре яшәгән сазлыклы җир булган. 

2. Сочи Европаның иң озын шәһәре. Ләкин әлеге фактка ачыклык кертергә кирәк. Сочи үзәге – бик кечкенә шәһәр. Ә менә зур Сочи Кызыл Аланнан Магрига кадәр сузыла, һәм аңа Адлер, Лоо, Мацеста, Лазарево һәм башка торак пунктлар керә. 

3. Сочида – елына якынча 300 кояшлы көн һәм 118 километрга сузылган пляж линиясе.

4. Биредә Россиядә бары Сочида гына чәчәк атучы магнолия исе аңкый, пальма, мушмула, фейхоа, инжир һәм эвкалиптлар үсә. Ноябрьдә куактан өзеп фейхоа ашадым, кибетнекеннән ачырак булып чыкты.

Архитектура 

Сочи архитектурасы айфон чехоллары кебек – гаҗәеп вариантлар табарга мөмкин. Шәһәр төзелешенең яртысыннан артыгы – шәхси сектор. Аның белән күпфатирлы районнар арасында анык чикләр юк.

Сочи өчен унике катлы йорттан ике адым ераклыктагы бакча караватлары булган агач йорт гадәти күренеш. Күпчелек шәхси йортлар мини-кунакханәләргә әверелә. Кайчандыр бөтен Сочи диярлек шәхси сектор булган, һәм күп катлы йортлар буш урыннарда төзелгән.

Баштарак миңа бик уңайсыз иде. Ике ел Казанда яшәп, мин биек колонналы биналарга, бай тарихлы урамнарга күнектем, күзләремне тулысынча иркәләдем. Монда андый «зиннәтләр» юк шул.

Транспорт

Сочида трамвайлар һәм троллейбуслар юк – автобуслар гына. Тауларга яки яр буйлап озын дистанцияләргә бару электричкада уңайлы, гәрчә бу кыйммәтрәк чыкса да. Моннан тыш, такси һәм «Бла-бла-кар» ярдәмендә юлдашлар эзләү бик популяр. Белгәнемчә, туристлар каршеринг кулланырга ярата.

Велосипедлар һәм самокатлар. Сочи үзәгендә әлеге транспорт төрләре уңайлы түгел, әмма курорт районнарында торсагыз, алар ярдәме еш кирәк булыр. Мәсәлән, мин Имеретин түбәнлегендә торам һәм монда велосипед һәм самокат күңел ачу ысулы да, транспорт та. Гадәттәгечә, велоюллар яр буенда урнашкан һәм халык велосипедта яки самокатларда мәктәпкә һәм эшкә йөри.

Кызыклы факт: яр буеның озынлыгы 5 км, ул юл буйлап Абхазия чигенә кадәр барырга мөмкин. 

Ашау

Казан белән чагыштырсаң, Сочи кибетләрендәге бәяләр кыйммәтрәк, коллегаларым еш кына Сочи бәяләрен Мәскәү белән чагыштыра. Монда түбән бәяләр белән танылган «Ашан» һәм «Метро» кибетләре юк. 

Күземә иң еш очраган сәүдә челтәре – «Магнит», икенче урында –«Пятерочка», бер тапкыр «Перекресток» кибетен дә күрдем. Сочида билгеле кибет челтәре – «Золотая нива», бу җирләрдә инде күптәннән яшәүче кешеләр фикеренчә, әлеге кибетләрдә сыйфатлы әзер ризык саталар. Тик үзем барып күрмәдем әле, тәмлеме-юкмы – әйтә алмыйм.

Минем фаворит – Адлерда урнашкан базар. Иң тәмле һәм арзан мандариннар, миллиард төрле җиләк-җимеш. Әгәр дә базарлар яратасыз икән – сезгә монда барырга кирәк! 

Сочида үткәргән беренче аем шундый килеп чыкты. Алда нәрсә буласын белмим, тик миңа сайлаган юлым бик кызыклы һәм шәхси үсеш өчен файдалы булып күренә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев