28 ноябрь 2022 яңалыклары
-
«ТАТАРСТАН ЕЛ СТУДЕНТЫ» ПРЕМИЯСЕНЕҢ ПРИЗ ФОНДЫ АРТТЫРЫЛА
Быел «Татарстан Ел студенты» премиясе инде 18 тапкыр уза. Елдан-ел премия студентларның иҗади һәм социаль активлыгын арттыра, яшьләр берләшмәләре лидерларына һәм җитәкчеләренә студентлар үзидарәсен үстерүдә ярдәм итә. Премиядә 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге югары уку йортлары студентлары катнаша ала. -
«ТРАНСПОРТ ГРАНТЫ»Н 6000гә ЯКЫН СТУДЕНТ АЛАЧАК
29 ноябрьдә студентлар өчен үткәрелә торган «Транспорт гранты»на гаризалар бирү төгәлләнәчәк. Грант Студентлар лигасының рәсми сайтында уздырыла. Анда 5730 кеше җиңеп, 60 миллион сумны бүлешәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. -
СӘЛӘТЛЕ КЕШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРГӘН ИҖАДИ МОХИТ: «ГЛАГОЛИЦА»дан СОҢ ХИС-КИЧЕРЕШЛӘР
14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр Казанда «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиянең финалы узды. 2022 елда бәйгедә дөньяның 17 иленнән 2212 бала катнашкан. «Глаголица» – 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен үз көчләрен зур әдәбиятта сынап карау, танылган сүз осталары белән танышу, тәҗрибә һәм белемнәр үзләштерү, туган телен, рус яки татар телен камилләштерү, фикердәшләр табу мөмкинлеге бирә. Жюри әгъзалары составына Россиянең һәм Татарстанның танылган әдәбият эшлеклеләре, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, тәрҗемәчеләр керә.
Белми калма
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!