Белми калма
«ТАТАРСТАН ЕЛ СТУДЕНТЫ» ПРЕМИЯСЕНЕҢ ПРИЗ ФОНДЫ АРТТЫРЫЛА
Быел «Татарстан Ел студенты» премиясе инде 18 тапкыр уза. Елдан-ел премия студентларның иҗади һәм социаль активлыгын арттыра, яшьләр берләшмәләре лидерларына һәм җитәкчеләренә студентлар үзидарәсен үстерүдә ярдәм итә. Премиядә 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге югары уку йортлары студентлары катнаша ала.
Быел «Татарстан Ел студенты» премиясе 19 номинациядә үтәчәк. Бу турыда ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов әйтте.
«Узган ел «Татарстан Ел студенты»ның приз фонды 400 мең сум тәшкил итте. Бу юлы без аны 600 меңгә кадәр арттырырга планлаштырабыз. Җиңүчеләр 25 гыйнварда тантаналы церемония вакытында игълан ителәчәк», – дип хәбәр итте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
-
21 октября 2026 - 11:04
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ТӘРТИБЕНӘ БӘЯ КУЮ ТӘРТИБЕ РАСЛАНДЫ
-
21 октября 2026 - 09:00
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ОСТА ӘЙДАМАННАР КОМАНДАЛАРЫ БИЛГЕЛӘНДЕ!
Нет комментариев