8 июнь 2022 яңалыклары
-
РОССИЯ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАП, «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ЗУР КОНЦЕРТ БИРӘЧӘК
12 июнь, Россия көнендә, 12.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре зур бәйрәм концерты тәкъдим итә. Чара Казан Кремлендә узачак. -
«ЙОСЫФ» СПЕКТАКЛЕ – ДРАМАТУРГИЯ, ЭЛЕКТРОН МУЗЫКА ҺӘМ ЗАМАНЧА ХОРЕОГРАФИЯ СИНТЕЗЫ
15-16 июнь көннәрендә Кариев театрында Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» премьерасын күрсәтәчәкләр. Болгар чоры шагыйре Кол Галинең ХIII гасырда язган әсәре нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтен дөньяга билгеле легенда ята. Ничә еллар үтсә дә, Йосыф татар әдәбиятында иң күркәм образларның берсе булып кала. -
#ТӨЗҮЧЕДӘНСОРА БАЛАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет, Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән, ел саен үткәрелә торган #ТөзүчедәнСора бәйгесе башлануы хакында игълан итә. Бәйгенең максаты – балалар һәм яшьләр арасында төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру. Биредә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?