«ЙОСЫФ» СПЕКТАКЛЕ – ДРАМАТУРГИЯ, ЭЛЕКТРОН МУЗЫКА ҺӘМ ЗАМАНЧА ХОРЕОГРАФИЯ СИНТЕЗЫ
15-16 июнь көннәрендә Кариев театрында Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» премьерасын күрсәтәчәкләр. Болгар чоры шагыйре Кол Галинең ХIII гасырда язган әсәре нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтен дөньяга билгеле легенда ята. Ничә еллар үтсә дә, Йосыф татар әдәбиятында иң күркәм образларның берсе булып кала. Кариев театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташлаячак.
– «Йосыф» спектакле – драматургия, электрон музыка һәм заманча хореография синтезы. Спектакльнең асылы – яшь тамашачыларга һәр кешенең күңелендә яктылыкка һәм изгелеккә урын барын искәртү. Көчле рухлы һәм ышандыру сәләтенә ия Йосыф бүгенге катлаулы дөньяда да безнең өчен яхшылык үрнәге булып тора. Ничәмә-ничә гасыр узуына карамастан, кешелек өчен бу сыйфатларның кадере үзгәрешсез кала, – ди спектакльнең режиссёры Ренат Әюпов.
Яшьләр, бигрәк тә яшүсмерләр арасында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын белмәүчеләр бар. Әсәр белән таныш булмаганнар, спектакльне карагач, аның асылына төшенәчәк.
«Йосыф» драмасында төп рольне яшь, күпләрне үзенә гашыйк иткән Илсаф Нәҗипов башкара. Аның сүзләренчә, бу рольне алгач, ул зур җаваплылык сизгән, дулкынланган, режиссёрның өметләрен аклармынмы икән, дип борчылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Нет комментариев