#ТӨЗҮЧЕДӘНСОРА БАЛАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет, Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән, ел саен үткәрелә торган #ТөзүчедәнСора бәйгесе башлануы хакында игълан итә.
Бәйгенең максаты – балалар һәм яшьләр арасында төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру. Биредә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Бәйгегә Россиянең Төзелеш министрлыгы, иҗтимагый төзелеш оешмалары һәм тармакны үстерү институтлары ярдәм итә. Ул «Мин – киләчәк төзүчесе!» төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру проекты уңаеннан үткәрелә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы сорауларга Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җавап бирәчәк.
Анда катнашу өчен текст һәм видео-сораулар кабул ителә, аларны компетентлы жюри түбәндәге номинацияләр буенча бәяли:
1. Иң үзенчәлекле текст соравы;
2. Иң үзенчәлекле видео-сорау;
3. Төзелеш тарихы турында иң яхшы сорау.
Сораулар агымдагы елның 20 июленә кадәр бәйгенең рәсми бите аша, «Төзүчедәнсора бәйгесе» бүлегендә кабул ителә. Нәтиҗәләр исә 2022 елның август башында ясалачак. Җиңүчеләр «Төзүчеләр көне-2022»не бәйрәм итү вакытында бүләкләү тантанасында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев