14 февраль 2022 яңалыклары
-
КАЗАН – «РОССИЯНЕҢ ИҢ ЯХШЫ ШӘҺӘРЕ» ИСЕМЕ ӨЧЕН ТАВЫШ БИРҮДӘ КАТНАША
Россиядә 2022 елда илнең иң кызыклы һәм танылган шәһәрен сайлау өчен тавыш бирү башланды. Бу бәйгедә Казан да катнаша. «Россия шәһәре – милли сайлау»да теләгән һәркем үз тавышын бөтенроссия проекты сайтында калдыра ала. -
МӘХӘББӘТ – ЯҢА ДИН яки МӨНӘСӘБӘТЛӘР КУЛЬТЫ
Гашыйклар көне – көчле зилзилә кебек, үз юлындагы бар нәрсәне селкетә, тузгыта, үзгәртә. Тик берәүләр өчен 14 февраль чын мәгънәсендә бәйрәм, көтелгән көн булса, башкаларга бу көнне бик моңсу булырга мөмкин. Чөнки «бөтенесе яраткан кешеләрен котлый, бүләкләр бирешә, ә мин парым да юк...» -
КАРИЕВТА ПРЕМЬЕРА: МАТУР CITY – ЯЛГАН ҺӘМ ЧЫН КЫЙММӘТЛӘР
Кариев театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан Айгөл Әхмәтгалиева һәм режиссёр Ренат Әюпов белән махсус әзерләнгән «Матур Сity» спектакленең премьерасы булып узды. Рәмзия Закирҗанованың сәхнәдә егетләр белән бер дулкында шаярып, биеп, көлеп уйнавы тамашачыны битараф калдырмады. -
ОЛИМПИАДА ХӘБӘРЛӘРЕ: РОССИЯ НИЧӘНЧЕ УРЫНДА?
Пекинда уза торган Олимпия уеннарын күзәтеп барасызмы? Соңгы мәгълүматлар буенча, Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпия уеннарының медаль зачетында алтынчы урынга күтәрелде. Бу фигуралы шуучылар Виктория Синицина һәм Никита Кацалаповның көмеш медальләр яулавыннан соң булды.