26 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
КАРИЕВ ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРАЛАРГА ЧАКЫРА
Г.Кариев театрында 2022 ел башында гаҗәеп премьералар тәкъдим ителә. Гыйнвар-февраль айларында тамашачыларны берничә шәп спектакль көтәчәк. Әле күптән түгел генә театр үзенең тәүге премьерасын – «Арыну» спектаклен куеп узды. 29-30 гыйнвар көннәрендә ул «Алтынч[ае]ч», ә 12-13 февральдә «Матур Сity» спектакльләре белән дә сөендерәчәк. -
ДӨНЬЯГА ТАНЫЛАСЫҢ КИЛӘМЕ? APPLEдан ШӘП БӘЙГЕ
Apple компаниясе iPhone 13 Pro һәм 13 Pro Max хуҗаларына Shot on iPhone дип аталган бәйге игълан итүе турында хәбәр итә. Бәйге 17 февральгә кадәр барачак. Анда 18 яше тулган бөтен теләгән кулланучы да катнаша ала. Җиңүчеләр 2022 елның 12 апрелендә игълан ителәчәк. -
КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ 26 СЫЙНЫФ КАРАНТИНГА ОЗАТЫЛДЫ
Казанда 16 мәктәптә авырулар саны арту сәбәпле, 26 сыйныф карантинга озатылган. Бу хакта Мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр. Укучылар өчен карантин бер атна булачак һәм алар укытучылары кушкан биремнәрне эшләп торачак. Һәр мәктәптә, авырулар саныннан чыгып, сыйныфларны карантинга ябу турында аерым карар кабул ителә.
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ