КАРИЕВ ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРАЛАРГА ЧАКЫРА
Г.Кариев театрында 2022 ел башында гаҗәеп премьералар тәкъдим ителә. Гыйнвар-февраль айларында тамашачыларны берничә шәп спектакль көтәчәк. Әле күптән түгел генә театр үзенең тәүге премьерасын – «Арыну» спектаклен куеп узды. 29-30 гыйнвар көннәрендә ул «Алтынч[ае]ч», ә 12-13 февральдә «Матур Сity» спектакльләре белән дә сөендерәчәк.
«Алтынч[ае]ч» (кыйсса) – яшүсмерләр өчен язылган, эксперименталь жанрдагы спектакль. Әлеге пьесаның авторлары – Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Спектакльдә җитди темалар күтәрелә. Шунысы кызык: бу спектакльдә монологлар гына бар. Аның форма, алымнары да гадәти түгел. Режиссёр Резеда Гарипова сүзләренчә, мондый яхшы мәгънәдәге «провокация» яшьләр театрында елына бер куелырга тиеш. Әлбәттә, спектакльнең авторлары әлегә бөтен серне дә ачып бетерми. Тик шунысы ачык: «Алтынч[ае]ч» берәүне дә битараф калдырмаячак.
Икенче зур премьера – «Матур Сity» – универсаль комедия. Спектакль Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан Айгөл Әхмәтгалиева һәм режиссёр Ренат Әюпов тарафыннан махсус язылган.
Әлеге пьеса хакында Ренат Әюпов болай ди: «Хатын-кызның күбесе беренче мәхәббәтен уйлап, хыял белән яши. Спектакльнең төп герое Гөлнара да шундыйлардан. Әмма аның беренче мәхәббәте рәшә генә булган икән. Тик ул моны аңламый...Әмма спектакль барышында вакыйгаларның асты-өскә килүе һәркемнең тормышына мәгънә өсти. Тормыш акча белән генә түгел, якты хисләр белән дә үлчәнә икән. «Матур Сity»ның идеясе әнә шуннан гыйбарәт».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Нет комментариев