Агымдагы уку елы башыннан Казан мәктәпләре укучылары утилизациягә 1,5 млн тонна калдыклар тапшырганнар. Укытучылар фикеренчә, Казанның гомуми белем бирү оешмаларында «РТ–Инвест» компаниясе фандоматлары барлыкка килгәч калдыклар белән эш итү культурасы үзгәргән. Моңа Казан шәһәре Совет районының 167нче номерлы мәктәп укучылары ачык мисал булып тора.