УКУ ЕЛЫ БАШЫННАН КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ 1,5 МЛН ТОННА КАЛДЫКЛАР ТАПШЫРГАННАР
Агымдагы уку елы башыннан Казан мәктәпләре укучылары утилизациягә 1,5 млн тонна калдыклар тапшырганнар. Укытучылар фикеренчә, Казанның гомуми белем бирү оешмаларында «РТ–Инвест» компаниясе фандоматлары барлыкка килгәч калдыклар белән эш итү культурасы үзгәргән. Моңа Казан шәһәре Совет районының 167нче номерлы мәктәп укучылары ачык мисал булып тора. Уку елы башыннан алар 263 ПЭТ шешә һәм 21 алюминий банка тапшырганнар. Бу Казанның барлык 20 мәктәбе арасында иң яхшы нәтиҗә.
Гүзәл Хәйбуллова – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: «Чүпләрне аерып җыю безнең мәктәптә инде беренче ел гына оештырылмый. Фандоматлар урнаштырылганчы, әти-әниләр һәм укучылар утилизация өчен макулатура һәм батарейкалар тапшыралар иде. Балалар бу эштә безнең төп ярдәмчеләребез. Безнең мәктәптә һәм әти-әниләр һәм балалар экологик мәсьәләгә җаваплы карыйлар, фандомат безнең мөмкинлекләрне киңәйтте».
2021нче елда пластик һәм алюминий таралар тапшыру буенча лидер мәктәпләр:
1. 167нче номерлы мәктәп ‒ 263,5 кг (ПЭТ) и 21 кг (алюминий);
2. 181нче номерлы мәктәп ‒ 179,5 кг и 15,5 кг;
3. 35нче номерлы лицей ‒ 175,5 кг и 7 кг;
4. 72нче номерлы мәктәп ‒ 155,5 кг и 32,5 кг;
5. 77нче номерлы мәктәп ‒ 87,5 кг.
«ПЖКХ» Идарә Компанияләренең өлкә операторы заявкалар кабул итә һәм икенчел чималны сортировка комлексына чыгара һәм калдыкларны киләсе эшкәртүгә әзерли.
2020нче елда Казанның 20 мәктәбе 200 000 пластик шешә һәм 25 000 алюминий банкасы җыйганнар. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә ия булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев