10 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
БДИга ГАРИЗАНЫ КАЙЧАН ТАПШЫРАСЫ?
11нчеләргә киләчәкләрен хәл итәргә 21 көн генә вакыт калды. Чөнки быел БДИда катнашу өчен укучыларга гаризаларны 1нче февральгә (бу көнне кертеп) кадәр тапшырырга кирәк. -
«ТУРНИРМИКРОФОН»: АРТИСТ, ЖУРНАЛИСТ, АЛЫП БАРУЧЫЛАРНЫҢ КАЙСЫСЫ ФУТБОЛДА КӨЧЛЕРӘК?
Иҗат кешеләрен хыялый, дияргә яратсалар, алар җирдә нык атлап йөри, араларында спорт белән дус булганнар да күп. Артист, журналист, җырчы, алып баручылар – аларның барысы да туп тибә белә һәм, хәтта, ярышларда да көч сынаша! Бу ялларда һәркем әлеге мизгелләрнең шаһиты була ала. -
ЯҢА БӘЙГЕ: ТАТАРЧА МЕМНАР!
Дуслар, «Ялкын»да «Татар мемнары бәйгесе» старт ала. Сез креатив, татар телен һәм юморны яратасыз, шәп бүләкләр отарга телисез, популяр татар блогерлары белән танышырга хыялланасызмы? Димәк, бу бәйге нәкъ менә сезнең өчен! -
РОССИЯ ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ИДЕАЛЬ КӨННЕ НИЧЕК КҮЗАЛЛЫЙ?
Россия яшүсмерләре үзләренең идеаль көннәрендә туйганчы йокы симертергә хыяллана икән... Күптән түгел яшүсмерләр арасында сораштыру уздырганнар. “Син идеаль көнне ничек күзаллыйсың?” дип сораганнар алардан. -
ТАТАРСТАННЫҢ АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ ЕВРОПА, АФРИКАЛЫЛАРДАН ӨЙРӘНӘЧӘК
Авыл яшьләренең чит илләргә чыгып, андагы авыллардагы хәлләрне үз күзе белән күрү мөмкинлеге көн саен булып тормый. Тик, билгеле булганча, “әгәр тау Мөхәммәткә таба бармаса, Мөхәммәт тауга үзе бара”. Чит ил авылларында яшәүчеләр Татарстанга үзләре килә. Бөтен дөньяның авыл яшьләре Казанга җыела, чөнки 6-9 февральдә биредә Авыл яшьләренең халыкара конгрессы узачак.