ЯҢА БӘЙГЕ: ТАТАРЧА МЕМНАР!
Дуслар, «Ялкын»да «Татарча мемнар» старт ала. Сез креатив, татар телен һәм юморны яратасыз, шәп бүләкләр отарга телисез, популяр татар блогерлары белән танышырга хыялланасызмы? Димәк, бу бәйге нәкъ менә сезнең өчен!
Яшь чикләүләре юк! Бәйгегә jpg, png форматында татарча мемнар кабул ителә. Аларны yalkin@bk.ru электрон почтасына яки «ВКонтакте» төркемебездәге “Татарча мемнар” альбомына (https://vk.com/yalkyn) шәхси хат итеп җибәрергә мөмкин. Хатта мемның тематикасын билгеләргә кирәк.
Ә алар түбәндәгечә:
– «Татарстанның 100 еллыгы»
– «Җәмгыять һәм мин»
– «Ялкын» журналы яндыра»
– «Йолдызлы бум»
– «Укымышлы мем»
Эшләр 10 гыйнвардан башлап 10 мартка кадәр кабул ителә.
Һәм иң мөһиме – җиңүчеләрне блогерлар, юмористлар һәм ШТК командалары уенчыларыннан торган жюри билгели!
Уңышлар сезгә, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев