4 декабрь 2019 яңалыклары
-
ЧИЯЛӘНГӘН ТӨЕН
Ата-ана өенә кайтып керүдән дә күңеллерәк ни бар икән тагы... Капка келәсенә үрелергә өлгермисең, болдырга чыгып җиткән әни тавышын ишетәсең: «Балакаем...». Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан әти күренә. Ул инде сабыррак, ләкин барыбер шатлыгын яшерә алмый, әни алъяпкыч итәген сыпыргалап торганда, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-ике сорау бирергә өлгерә. Шунда гына иркен итеп сулыш аласың: «Исән-саулар...». -
КӨРӘШНЕҢ «ЯКТЫ» КИЛӘЧӘГЕН УЙЛАП...
Телефонның зарядкасы иртәнгә кадәр җитәрме икән? Төнлә сүнеп, "таң әтәченең" чит телдә кычкырып җырлаган тавышын ишетми калсам, көрәш ярышына соңаруым бар бит! Бер сәгатькә иртәрәк килеп, иң яхшы урынны сайларга (каһәр, иртәнге алтыда ачылачак кассага чират алырга онытылган), аннары көрәшчеләрнең ярыш алдыннан уздыра торган "разминка"ларына да күз кырые белән генә булса да карыйсы иде бит! -
ТЕШНЕ ЕШ ЧИСТАРТСАҢ, НӘРСӘ БУЛА?
“Тешең агара, тешләрең сәламәт була” диярсез. Юк, шул. Тешне еш чистартуның йөрәк-кан тамыры системасына да йогынтысы бар икән. Яхшымы, начармы? -
КЕМНӘРГӘ ХӨРМӘ АШАРГА ЯРАМЫЙ?
Декабрь – хөрмә ае. Хөрмә витаминнарга бай, иммунитетны ныгыта, сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый. Тик кайберәүләргә аны ашау, киресенчә, зыян салырга мөмкин. Әйе, күпләрнең яраткан җиләк-җимеше – хөрмәне кайбер кешеләргә ашарга ярамый. Нәкъ менә кемнәргә икәнен хәзер сөйлибез. -
ИҢ ЯХШЫ ВОЛОНТЕРЛАР КЕМНӘР?
Алар, кырык эшен кырык якка ташлап, ярдәмгә килергә әзер. Башкаларга ярдәм итәргә дигәндә, утка-суга керергә дә мөмкиннәр. Кемнәр соң алар? Бу – ирекле булышчылар, ягъни волонтерлар! -
ТАТАРСТАН ЧАҢГЫЧЫЛАРЫ ЯҢА ҮРЛӘР ЯУЛЫЙ
Кичә 3нче декабрьдә Хакасия республикасында «Хакасия Кубогы» россиякүләм чаңгы ярышлары тәмамланды. Анда Татарстан спортчылары да катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар барлыгы 2 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медаль яулауга иреште.
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?