Логотип Идель
Спорт

КӨРӘШНЕҢ «ЯКТЫ» КИЛӘЧӘГЕН УЙЛАП...

Телефонның зарядкасы иртәнгә кадәр җитәрме икән? Төнлә сүнеп, "таң әтәченең" чит телдә кычкырып җырлаган тавышын ишетми калсам, көрәш ярышына соңаруым бар бит! Бер сәгатькә иртәрәк килеп, иң яхшы урынны сайларга (каһәр, иртәнге алтыда ачылачак кассага чират алырга онытылган), аннары көрәшчеләрнең ярыш алдыннан уздыра торган "разминка"ларына да  күз кырые белән генә булса да карыйсы иде бит!

Тукта, ә билетлар сатылып беткән булса? Әнә бит, тамашачыларны радио-телевизордан да ничек чакырдылар: «Җәмәгать, көрәш буенча Татарстан чемпионатын карыйсы килгәннәргә махсус машина кую урыны ачылды. Ярыш уза торган бинадан 5 чакрым ераклыкта, сак астында тора торган киң мәйдан сезнең өчен тәүлек буе эшләячәк! Машиналарыгызны калдыргач, батырлар җыелган мәйданга нибары 1 сәгать эчендә килеп җитәчәксез! Көтеп калабыз!»

Менә бит, оештыручылар быел ничек тырышканнар! Чөнки узган ел авылдан килгән бер абзый шикаять язган булган. Имеш, башкалада яшәүчеләргә өстенлек бар икән дә, аларга юк. Казанлылар көрәш сарае әйләнәсендәге 5 чакрым радиуста машиналарын куеп бетерәләр икән.  Ә быел исә барыбыз да шул 5 чакрымнан ары якын килмәячәкбез.

Ярый әле такси машиналарын кертәләр.  Шул “стоянка”дан Көрәш сараеның ишек төбенә кадәр китереп куялар. Шәп бит, ә! Тамашачыларның дәгъваларын бер әйтүдән үк ишетә белүче оештыручы-җитәкчеләрнең мәгънәлелеге инде бу! Рәхмәт әйтми ни дисең инде тагын?

Ярар, машинамны шунда куеп, бер атна йөрерлек бензин акчасына такси яллап барып җиттем, ди... Көрәш Сараена чират торып, билетын да алдым, ди... Ә көрәшчеләрнең “разминка”ларын ничек карыйсы икән? Мәйданда күрсәткән җитезлекләренә ничек ирешәләр, “зрелищный” алышларына ничек әзерләнәләр икән бу батырлар? Келәмгә чыгып, 4 минут бер алым да эшләмичә торып кара әле син! Юкка гына татарның иң асыл егетләре шөгыльләнмидер шул бу спорт төре белән!

Келәмгә чыгып, көндәшеңнең артка таба бөгелгәнен көтеп торып, аннары «лап» итеп өстенә авар өчен ничә еллык күнегүләр кирәклеген алар үзләре генә аңлый шул. Яшьлектә көрәшче булырга үзем дә талпынып карадым, югыйсә. Тик бер ярыш вакытындагы ялгыш гамәл киләчәктәге көрәшче карьерасына нокта куйды: көндәшемне күтәреп аркасына салдым. Никләр генә тыңладым бабай сүзен! Янәсе, алар яшьлектә күтәреп көрәшкән, сөлгеләр ертылып беткәнче чирәм тапталып кара җир чыкканчы сәгатьләр буе бил алышканнар. Шул да булдымы инде "зрелищность"? Менә хәзерге көрәшне егылып китеп бөтен дөнья карый бит. Евроспорт киләсе елның бөтен рәсми көрәш ярышларына трансляция хокукын сатып алган, ди. Үзебезнекеләргә тагын калмады инде. ТНВ, гадәттәгечә, тәүлек буе районнардагы көрәш ярышларын гына күрсәтәчәк икән.

Ярар, татарларны дөньяга күрсәтү максатыннан монысына да риза булырбыз. Көрәшебезнең матурлыгы, киләчәге өчен күпме кеше күңелен биреп эшләп йөри бит! Алыш тәмамланып, нәтиҗә чыккач, бер күз карашы белән "гаделлек" өчен тагын көрәшергә мәҗбүр итү дә, алып баручыдан микрофонны алып "тәртип урнаштыру" да кулларыннан килә аларның! Ничек килмәсен, ди, көрәшне оештыру, җитәкчелек итү һәм киңәш бирүне бары тик халык мәнфәгатьләрен яклаучы шәхесләр генә булдыра ала! Түрә, депутат, җитәкче – иң лаеклы катлам бит! Шөкер итеп, рәхмәтебездән ташламыйча гына көн күрәбез шулай илебез белән!

Көрәшнең бүгенге халәте өчен дә бары тик "өстәге" катлам шәхесләргә генә рәхмәтлебез! Ярый әле заманында гади халыкның сүзенә колак салмадылар, дөресрәге, "провакация"ләргә бирешмәделәр алар. Менә бүгенге көрәш көрәш, ичмасам! Кулга сөлге бәйләп торасы юк – билбауны хөкемдарлар келәмгә аяк басу белән төйнәп куялар. Көндәшеңнең сыртыннан шул билбауны эләктерәсең дә, башлана иң кызыгы! Кемгә тизрәк бәхет елмая! Дөресрәге, кем акылсызлыкка тиң гамәл эшли! Кайберәүләр бит шул өлкәннәр сүзен өстен күреп, һаман да искечә күтәрергә маташалар! Ә көндәшенә шул гына кирәк тә: шалт тегене егып куя. Бетте! Җиңү кесәдә! Вәт "зрелище" бу! Башка спорт төрләре бер читтә торсын! Алар бертуктамый "прием" эшләргә тырышалар, ниндидер яңа алым төрләрен сынап карыйлар. Ни кызыгы бар инде аның? Кем йөридер шундый уеннарга? Аптырыйм...

Ни дисәк тә, көрәштә традицияләр бик нык саклана! Көрәшү алымнары, кагыйдәләрнең башкача булуы – чепуха! Менә ярыш вакытында дәрәҗәле кунаклардан тезелгән парад – көрәшнең нигезе! Ул бетсә – көрәш бетте дигән сүз. Еллар узар, дөньялар үзгәрер, ә парад һаман элеккечә оештырыла бирер. Һәр ярышның йөзек кашы бит ул! Парадка эләккән шәхесләр белән ул көнне кул биреп күрешү – зур бәхет. Ә көрәшче формасы киеп, мәйданда рәткә тезелеп, 2 сәгать басып тору өчен нинди көрәш барганын күрсәгез сез! Ярый әле хәзер өс киемнәрен ярыш алдыннан ук ертып бирә башладылар (берничә ел элек керде бу яңалык, яңа киемнәрнең бер өлеше ертыла башлагач, күпчелек көрәшче нинди киемнән йөри, шунысын калдырырга карар кылынды. Күпчелектә ертык кием иде), югыйсә, тегеләрнең тарткалавыннан соң барыбер каяндыр эз китәр иде.

Ярар, көрәш ярышлары яздырылган флешкалардан теге тарихи алышны карыйм да ятам. Кайсысын дисезме? Ничек белмисез инде? Көрәш кагыйдәләре дәреслекләренә кертелердәй легендар алыш бит ул! 4 минут урынына ярты сәгать көрәштеләр бит, минсиңайтим! Мусаев белән Нургалин мастер-класс күрсәттеләр бит ул көнне! Иң тәҗрибәле тренерлар хәзер "захват" тоттыруны бары тик шул 30 минутның 25 минутын күрсәтеп өйрәтәләр. Киттем! Мин дә шул видеоны карап, көрәшебезнең "зрелищносте", матурлыгы, бөеклеге, тарихилыгыннан рухи ләззәт алып, иртәгә буласы ярышны көтәргә киттем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай хай шәп язылган!! Чын татарча җроллинг булды бу!! Мәҗ үри рәвештә укытыр идем хәрберсенә!!)