19 сентябрь 2019 яңалыклары
-
ДЕПРЕССИЯГӘ УРЫН ЮК: ИЛҮЗӘ ҺӘМ РИНАТ ГАЛИӘХМӘТОВЛАРДАН ЛАЙФХАКЛАР!
– Тормышта депрессиягә урын калырга тиеш түгел. Урамда кышмы, язмы, көзме – мөһим түгел. Рәхәт һәм күңелле, һәр мизгелнең тәмен белеп яшәргә кирәк. -
ТАШЛАНДЫК ЗАВОДТА – URAM FEST
21-22 сентябрьдә Петцольд заводы территориясендә (Габдулла Тукай урамы, 97) URAM FEST урам культурасы фестивале узачак. Фестиваль программасында: -
СОҢГЫ АУ (икенче өлеш)
Мөсәллим карт урманга җитеп килә иде инде. Ләкин барган саен адымын тизләтергә тырышса да, юл һаман кыскармады. Яшь чагында бер-ике атлауда килеп җитә торган урман авызы әйтерсең лә, ниндидер бәла буласын сизенгәндәй, куенына эскертләрен җыеп яткан кыр артынарак чигенә иде. Шул кыр уртасындагы ялгыз ка- рагайга җиткәч, Мөсәллим карт тәмам хәле беткәнлеген, башка бер адым да атлый алмаячагын аңлады. Агач төбендәге куе чирәмлеккә авып, чалкан тәгәрәде. Күк һаман төссез һәм җансыз иде. Карагайның сирәк-мирәк яфраклары арасыннан ник бер сыңар болыт кисәге агып чыксын! -
КИТАПНЫ МӘҖБҮРИ ЯРАТТЫРЫП БУЛАМЫ? (ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР)
“Хәзер бөтен яшьләр телефонда шууу-ууу-ууул... Менә безнең заманда...” Таныш сүзләр, әйеме? Әйе, чыннан да, хәзер бөтен яшьләр телефонда. Һәм бу инде табигый: алар телефон аша аралаша, мәгълүмат эзли, белем ала... Нәрсә дә булса эшли, тик һәрхәлдә укымый инде. Ничек итеп яшүсмерләрне китап укырга, юк, китапны яратып укырга өйрәтергә соң? -
КИЛЕШКӘННӘР: “ОФЛАЙН”, “БЛОГЕР”, “ТРОЛЛИНГ” СҮЗЛӘРЕН ДӨРЕС ЯЗА БАШЛАЯЧАКЛАР
21нче гасыр сүзләре, неологизмнары, шулкадәр тиз үзгәрә ки, аларны кулланып кына өлгер. Тик сөйләшү – бер, ә язу – бөтенләй икенче нәрсә. Еш кына трендлы сүзләрне ничек дөрес язарга белми аптырыйсың. Ниһаять, лингвистлар да кайбер сүзләрнең дөрес язылышы турында уртак фикергә килгән. -
ИҢ ТӘКӘББЕР КЕШЕЛӘР КАЗАНДА ЯШИ?
Россиядә иң тәкәббер кешеләр Воронеж, Санкт-Петербург һәм Казанда яши икән! Zoom Market агентлыгы оештырган сораштыру нәтиҗәләре шундыйрак. -
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ КАР!
Шәһәрдән салкын циклон киткәнче, Казанда һава температурасы кимегәннән-кими барачак, ә бу атна азагында исә, юеш кар явуы да көтелә. Бу турыда КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә. -
ГИДРОМЕТЦЕНТР ШТОРМ ТУРЫНДА КИСӘТӘ!
Татарстанда төнлә һәм көндез 19нчы сентябрьдә һава торышы бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы Гидрометцентры хәбәр итә.