ИҢ ТӘКӘББЕР КЕШЕЛӘР КАЗАНДА ЯШИ?
Россиядә иң тәкәббер кешеләр Воронеж, Санкт-Петербург һәм Казанда яши икән! Zoom Market агентлыгы оештырган сораштыру нәтиҗәләре шундыйрак.
Әлеге исемлектә дүртенче һәм бишенче урыннар Екатеринбург һәм Краснодар шәһәрләренә эләккән, Мәскәү исә җиденче урында. Тикшерү нәтиҗәләренә ышансак, иң тәккәбер булмаган халык Иваново, Түбән Новгород, Симферополь һәм Чиләбедә яши.
Zoom Market мондый нәтиҗәләрне ничек ясаган соң? Әлеге сораштыруда катнашучылар 6 сорауга җавап бирергә тиеш булган:
Үзегезне башкалардан яхшырак итеп тоясызмы?
Хаталарыгызны күрә һәм кабул итә беләсезме?
Тәнкыйтьне җиңел күтәрәсезме?
Башкалар фикеренә колак саласызмы?
Башкаларның үзегездән акыллырак була алуын кабул итәсезме?
Кешенең социаль статусына игътибар итәсезме?
Zoom Market агентлыгы директоры Андрей Штыров шуны да искәртеп үтә: "Үзегезне тәкәббер дип саныйсызмы?" дигән сорауга 93% кеше "юк" дип җавап биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев