Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧНЫ АРТЫРУНЫҢ 5 КАГЫЙДӘСЕ

Күпләрнең үз-үзенә ышанмаган чаклары була. Бу проблема үсмерләрне дә,  өлкәннәрне дә борчый, чөнки кеше һәрвакыт җәмгыятьтә яши. Кайдан килә соң бу борчу кешегә?

Үз-үзеңә ышанычның беренче нигез ташлары балачакта ук салына. Әти-әни, укытучылар, дуслар – баланың үз-үзен бәяләвенә аның кем белән аралашуы һәм көндәлек тормышта кемгә бәйле булуы йогынты ясый. Аның үзаңы формалашканда, ул тирә-юньдәгеләрнең күзләре белән үз-үзенә карарга өйрәнә. Ул аны якыннарының ничек бәяләвен, аның нинди сыйфатларына, талантларына һәм гамәлләренә игътибар итүләрен аңларга тырыша.

Балачакта формалашкан ышанычсызлык гомер буена үзгәрешсез кала ала. Ләкин бу өметсезлеккә бирелергә сәбәп түгел, чөнки үз-үзеңә ышанычны теләсә нинди яшьтә тәрбияләргә мөмкин. 5 тикшерелгән киңәш тәкъдим итәбез:

1. Үз-үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләгез

Без тормышны иртәгәге көнгә кичектерергә яратабыз. Иртәгә спорт белән шөгыльләнергә, иртәгә күңелгә хуш килерлек эш табарга, иртәгә инглиз телен өйрәнергә. Ә сез бүгеннән үк эшләп карагыз. Бу, әлбәттә, бик авыр, өмма теләсәң, бар да булачак.

2. Әйләнә-тирәгездәге кешеләргә игътибар итегез

Сезне рухландырып, сезгә көч бирерлек кешеләр янәшәсендә булырга тырышыгыз. Даими рәвештә үз-үзенә ышанмыйча йөрүчеләр белән азрак аралашыгыз, аннан андый кешеләр үзләре үк сезнең даирәдән төшеп калачак. Үзегез турында түбән фикерләүгә этәрүче кешеләрдән качыгыз. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт үз-үзенә ышанган һәм барлык башлангычларыгызда ярдәм итүче көчле шәхесләр булырга тиеш.

3. Уңыш көндәлеген кертегез

Уңышларыгызга сөенегез, хәтта кечкенә адымнарыгыз өчен дә үзегезне мактагыз. Ул чагында бу сезнең теләгегезне арттырачак һәм, ниһаять, үзегезгә ышанырга һәм үзегезне яратырга өйрәтәчәк.

4. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз

«Сез үзегезне бары тик кичәге версиягез белән генә чагыштырырга тиеш» дигән принцип бар. Бүген аз гына булса да яхшырак булу турында уйлагыз. Спорт белән шөгыльләнегез, камилләшегез, укыгыз – буш вакытыгызны инвестицияләгез. Һәм, әлбәттә ял итә дә белегез.

5. Күбрәк аралашырга тырышыгыз

Башка кешеләр белән аралашу – үз-үзеңә ышанычны арттыруның бик яхшы ысулы. Танышуларыгызны мөмкин кадәр киңәйтергә тырышыгыз, күбрәк таныш булмаган кешеләр белән аралашыгыз. Сез һәр кешенең үз комплекслары, куркулары һәм шик-шөбһәләре барлыгын аңлаячаксыз. Моны аңлап, үз куркуларыгызны һәм комплексларыгызны контрольгә алу күпкә җиңелрәк.

Асылда беркем дә камил түгел. Безнең барыбызның да куркулары һәм комплекслары бар, хәтта танылган кешеләрдә дә.

Үзегездән башка беркемне дә тыңламагыз, сезнең тән, сезнең фикерләр һәм тормыш бары үзегезнеке генә һәм аның өчен җаваплылык та сезнең үзегездә. Уңышлар!

Алия ГАТАУЛЛИНА

Теги: психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев