ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЫШАНЫЧНЫ АРТТЫРА һәм... КИТАП УКУНЫҢ БАШКА ФАЙДАЛЫ ЯКЛАРЫН БАРЛЫЙБЫЗ
Галимнәр фикеренчә, баш миен гел эшләтеп торган очракта гына картлыкта ачык зиһенле калып була. Моның бер чарасы – китап уку. Китап укуның моннан тыш та күп файдалы яклары бар, берничәсе шулай ук әлеге язмада
1. Китап уку сүз байлыгын арттыра. Укыганда без, таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез һәм алга таба аларны куллана алабыз.
2. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әңгәмә барышында күп белүен сизгәндә кеше үзен иркенрәк, тынычрак тота. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.
3. Уку стрессны киметә. Стресс – хәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.
4. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китапта язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез. Алда язылган детальләрне онытмас өчен хәтерне эшкә җигәбез.
5. Китап уку Альцгеймер авыруыннан саклый. Галимнәр фикеренчә, күп укыган кешедә бу чир сирәгрәк була.
6. Китап уку йокыны яхшырта. Йоклар алдыннан даими рәвештә китап укысагыз, организм моңа күнегәчәк. Һәм берничә бит укыганнан соң яхшы гына йоклап китәчәксез.
7. Китап уку фикерне бер ноктага туплау сәләтен үстерә. Укыган вакытта башка вак-төякләргә игътибар итмәскә тырышып укыйсың, бу осталык башка эшләр башкарганда да кирәк була.
Ә биредә без китап укучыларга багышланган статистика турында яздык
Теги: үзүсеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
Нет комментариев