Логотип Идель
Бу – тема!

ЯРАТКАН РИЗЫГЫҢ СИНЕҢ ТУРЫНДА НӘРСӘ СӨЙЛИ?

Татлы, ачы яки тозлы? Галимнәр ризык белән шәхес төрләрендә бәйләнеш тапкан. Кемдер күбрәк ачы ризык ярата, кемдер тозсыз да ашый ала, ә кемдер көненә бер тапкыр булса да татлы ризык капмаса, «чирли» башлый. Синең нәрсә яратуың шәхесеңнең төре турында сөйли ала. Әйдә, тикшереп карыйк!

Ачы ризык яратсаң

Галимнәр әйтүченчә, цитрус кабыклары, шалкан, ачы каһвә, яшел зәйтүн, имбирь, редиска, лайм, миләш һәм башка ачы төр ризыкларны яратып ашаучылар «агулы» шәхес санала. Тикшерүчеләр ачы ризык яратучылар белән сораштыру үткәргән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: андый кешеләр көндәлек тормышта агрессия күрсәтә һәм башка кешеләрне кимсетүдән рәхәт таба. 

Тәм-том яратсаң

Торт, печенье, туңдырма, пастила, шоколад яратасыңмы? Бәлки син күп кенә социаль элемтәләргә ия һәм бик аралашучандыр? Тәм-том яратучылар арасында шундый фикер йөри. 

Бөтен ризыкны да тозласаң

Галимнәр үзләре алдында торган бар ризыкны да тозлап ашарга яраткан кешеләр, гадәттә, яңалык һәм әле өйрәнелмәгән әйберләрне ярата дип фаразлый. 

Җиләк-җимеш һәм яшелчә ашасаң

Әгәр дә кеше күп күләмдә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашаса, ул дөньяга карата ачык һәм кешеләр белән игелекле булырга мөмкин. Мондый кешеләр еш кына экстраверт булып чыга. Галимнәр фикеренчә, сәламәт туклану кешенең әйләнә-тирә дөньяга күбрәк кызыксынуын, башка кешеләр белән теләбрәк аралашуын һәм ешрак яхшы кәефтә булуын тәэмин итә.

Ачы (борычлы) әйберләрне өзелеп яратсаң

Борыч, чили, сарымсак, аджика – тәмле, әйеме? Адреналинчылар –  борычлы, ачы ризыклар фанаты. Таныдыңмы үзеңне? Әмма моның начар ягы да бар: еш кына бу шәхесләр үзләрен чиккә җиткерергә ярата.

Күбрәк төче ризыкка өстенлек бирсәң

Димәк, син – тыныч шәхес. Көтелмәгән адымнар, көчле хисләр синеке түгел. Мөгаен, син әле интроверттыр да. 

Нәзберек булсаң

Теге ошамый, бу ошамый, монда суган, тегендә борчак... Галимнәр кисәтә, тукланганда артык сайланучы – борчулы, невроздан интегүче һәм үз хисләрен җиңә алмаучы шәхес. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев