ЯЛЛАРДА КАЗАННАН КАЯ БАРЫРГА?
Әкренләп көннәр матурлана, җылына башлады. Димәк, ял көннәрендә берәүнең дә өйдә утырасы килми. Әгәр син Казанның шау-шуыннан туйган булсаң, ял көннәрендә шәһәрдән бераз качып торырга мөмкин. Язмада шундый берничә шәп вариант тәкъдим итәбез.
Зөя утрау-шәһәре
Бу шәһәрчек – олы бер музей. Биредә күп санлы борынгы рус архитектурасы белән танышырга мөмкин. XVI гасырда Явыз Иван Казанны алырга әзерләнгәндә, утраудагы ныгытма рус гаскәрләре өчен база булып торган. Әкренләп Зөя эре сәүдә һәм мәдәни үзәккә әверелгән. Кыскасы, утрауның тарихы белән интернетта да таныша аласың, тик шәһәрне барып күргәч кенә, чын-чынлап тарихка кереп китеп, аны сизәргә мөмкин.
Болгар шәһәре
Гаҗәеп Болгарны күрергә дип, бирегә ел да төрле төбәк һәм илләрдән туристлар агыла. Ак мәчет, дөньядагы иң зур Коръән, Рабига күле, Болгар һәйкәлләре, Кара пулат... Болар барысы да сиңа Болгарның тарихы турында сөйләячәк. Борынгы Болгар дәүләте серләре белән бары тик шушында гына таныша алачаксың.
Идел-Кама тыюлыгы
Тыюлыкның территориясе 1000 гектардан артык. Ул үз эченә дендрарийны да алган. Биредә табигать кешеләргә үз музее белән танышырга тәкъдим итә. Анда үзенчәлекле үсемлекләр, Кызыл китапка кертелгән агачлар бар. Һәм боларга өстәп, саф урман һавасын сулау шәһәр шавыннан арынырга ярдәм итә.
Зәңгәр күлләр
Казан читендә урнашкан бу гаҗәеп җир берәүне дә битараф калдырмый. Бирегә килүчеләр хәтта салкын кышта да шактый күп. Суүсемнәр, химик тозлар аңа нәкъ шундый зәңгәр төс бирә дә инде. Тагын шунысы да кызык: зәңгәр күл беркайчан да боз белән капланмый.
Юрьев мәгарәсе
Юрьев мәгарәсе якынча 10000 ел элек барлыкка килгән. Ул Кама Тамагы районында, Богородское тауларында урнашкан. Мәгарә диварларында гипс кристаллары бар. Куркыныч озын тар юл аша «Коточкыч зал» дип аталган, дивар һәм түшәме гаҗәеп төстәге урынга үтәргә мөмкин. Кыскасы, бу актив яллар яраткан кешеләр өчен туры килә. Мәгарә 100 % алыштыргысыз хис-кичерешләр калдырачак.
Чатыр-Тау
Чатыр-Тау Татарстанның иң биек ноктасы булып санала. Бирегә килгән кешеләр үзләрен яхшырак хис итә башлыйлар ди. Син дә моны тикшереп карарга теләсәң, якыннарың белән берәр кояшлы көнне Азнакайга, шушы Чатыр-Тауга барып кил әле. Анда менү белән, сез дару үләннәре һәм кыр чәчәкләренең хуш исен тоячаксыз. Тик биредә үзебез генә булырбыз дип уйлама, чөнки биредә Чатыр-Тауның даими яшәүчеләре, байбаклар (сурок) да бар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев