Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫНДА КҮҢЕЛЛЕ КӘЕФ БУЛДЫРАБЫЗ: ШӘП ИСЕМЛЕК

Алда озын яңа 2023 нче ел каникуллары көтә. Димәк, аны күңелле һәм истә калдырырлык итеп үткәрергә кирәк. Без Яңа ел атмосферасын тудырырга ярдәм итүче берничә төрле исемлек төзедек.

ЯҢА ЕЛ РУХЫ БУЛГАН ФИЛЬМНАР:

1. Ёлки лохматые (2015)

Фильмның төп геройлары – этләр. Пират һәм Йоко исемле этләр үзләрен хуҗалар кебек тота башлый. Кыскасы, барыбыз да яраткан «Один дома» фильмының Россиядә төшерелгән варианты бу. Этләргә өйне караклардан сакларга кирәк булачак.

2. Разыскивается Санта! / Io sono Babbo Natale (2020)

Кечкенә чакта Этторе Санта булырга хыяллана. Үскәч исә, ул төрмәдә утырып чыга да, Сантаны таларга җыена. Төп герой мисалында олы кеше нинди булырга һәм нәрсәгә омтылырга тиеш икәнлеген аңларга мөмкин.

3. Опять Рождество / Tudo Bem No Natal Que Vem (2020)

Жорже Раштуа бәйрәме көнендә туган. Ел да Раштуа бәйрәме мәшәкатьләре белән туган көннең бергә туры килүе аның ачуын чыгара. Берзаман Жорже сәер хәлгә дучар була: һәр көнне Раштуа бәйрәмендә уяна башлый, аның тормышы көн дә кабатлана.

4. Мальчик по имени Рождество / A Boy Called Christmas (2021) 

Яшүсмер Николас эльфлар авылын эзләргә киткән әтисен табу өчен, төньякка китә. Егетне анда гаҗәеп маҗаралар көтә.

5. Любите Куперов / Love the Coopers (2015)

Барлык гаилә әгъзалары, дүрт буын, Раштуа өстәле артында бергә җыела. Тик барысы да бер-берсе белә талашып бетә. Ә гаиләнең тагын бер әгъзасы – Рэкс исемле эт боларның барысын да күзәтеп тора. Аның бу вакыйгага үз карашы бар.

СМАРТФОН ӨЧЕН ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН БӘЙЛЕ КУШЫМТАЛАР:

1. Открой 100 дверей-Новый год!

Кушымтадагы кызыклы башваткыч һәм кечкенә уеннар баш миен эшләтә. Әлеге Яңа ел уенын дусларың белән дә уйнарга мөмкин.

2. Новогодняя игра три в ряд

Бу уенның Яңа ел версиясендә иң кызыгы – Раштуа һәм Яңа ел бәйрәме әйберләрен бер рәткә җыю. Рәхәтләнеп уйна һәм баллар тупла.

3. Дух Рождества: Золотой билет

Бу уенда малайга Сантаның тылсымлы иленә барырга булышырга кирәк. Әлеге Яңа ел квестын узганда, син төрле биремнәрне үтәргә тиеш. Игътибар белән уйна, бүләксез кала күрмә, кара аны!

4. Что за фильм? Угадай новогоднее кино

Бу Яңа ел фильмнарын яратучылар өчен әзерләнгән викторина. Бары тик бер рәсемнән генә сиңа нинди яңа ел фильмы тәкъдим ителгәнен белергә кирәк. Әле ул гына да түгел, син фильмның чыгу елын да чамаларга тиеш 😃 

5. Новогодние обои на Айфон 2023

Яңа ел рухы бөтен җирдән аңкып торырга тиеш дип уйладык. Бу кушымтада смартфоның өчен Яңа ел белән бәйле күп-күп матур рәсемнәр таба аласың.

ЯҢА ЕЛГА ИҢ ТЕКӘ МУЛЬТФИЛЬМНАР:

1. Секретная служба Санты-Клауса / Arthur Christmas (2011)

Санта-Клаус бер төн эчендә дөньядагы һәр балага Яңа ел бүләкләрен өләшеп чыгарга тиеш. Ләкин аның яшерен хезмәте ясаган хата аркасында бер кыз бүләксез кала.

2. Клаус (2019) / Klaus

Бу могҗизалы мультфильмда Санта Клаусның ничек килеп чыгуы турында кызыклы версия китерелә. Джеспер исемле егетне әтисе эшләргә дип ерак һәм салкын җиргә җибәрә. Яңа стажерның катлаулы юлында Санта очрый. 

3. Смолфут / Smallfoot (2018)

Тауда яшәүче Миго исемле кар кешесе гади кешеләрнең барлыгына ышанмый. Аннан ул кешене очрата, һәм бу яңалык Мигога башкалар арасында дан китерә.

4. Гринч / The Grinch (2018)

Гринч турындагы фильмның менә дигән мультфильм версиясе. Яшел йонлы гаҗәеп герой бәйрәмнәрне күралмый һәм башкаларның да кәефен бозарга тели.

5. Хранители снов / Rise Of The Guardians (2012)

Кромешник исемле тискәре герой төрле илләрдәге балаларның хыялларын урларга тели. Ахырда хыяллар дөньясында Кыш Бабай, Теш феясе, Пасха куяны һәм караңгы көчләр арасында сугыш бара.

ЯҢА ЕЛ ҺӘМ РАШТУА ТУРЫНДА МОГҖИЗАЛЫ КИТАПЛАР

1. «Пусть идет снег» Джон Грин

Раштуа бәйрәме алдыннан башланган буран аркасында поездлар йөри алмый башлый. Бары тик бер кыю кыз гына карда туктап калган поезддан чыга ала. Ул шушы гамәленең күп тормышларны үзгәртәчәген әле чамаламый да.

2. «Зимняя песнь» С. Джей-Джонс

Кечкенә чактан ук Лизель гоблиннар патшасы турында әкиятләр тыңлап үсә. Бервакыт аның сеңлесен шул патша урлый. Лизель аны эзләргә җир астына төшә һәм шакката...

3. «Крампус, Повелитель Йоля» Джеральд Бром

Раштуа алдыннан музыкант Джесс кулына Санта Клаус капчыгы эләгә, һәм ул Санта белән Крампус исемле куркыныч иблискә каршы көрәшкә тартыла. Китап хоррор жанрында язылган.

4. «Куриный бульон для души. 101 Рождественская история» Джек Кэнфилд, Марк Хансен

Бу Раштуа турындагы хикәяләр коллекциясе кышкы озын кичләрдә җылытырга һәм могҗизалы бәйрәм кәефен бирергә сәләтле.

5. «Крысиное нашествие» Том Стоун 

Әти-әнисе өйдә булмаганда, Раштуа алдыннан малай янына ерак туганы – Маб исемле апасы һәм аның мәчесе килә. Малайга бу бер дә ошамый. Өстәвенә, алар килгәч, өйдә сәер хәлләр күзәтелә башлый.

Биредә син, без туплаган Яңа ел плейлистын тыңлый аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев