Логотип Идель
Бу – тема!

ТИМЕР ҖИТМӘСӘ: НИНДИ РИЗЫКЛАР АНЕМИЯДӘН САКЛЫЙ?

Организмга тимер ризык белән керә. Шуңа күрә туклану бик яхшылап сайланырга тиеш. Әлбәттә инде, әгәр тимер җитмәсә, тиешле ризык кулланып кына, аның запасын тутырырмын дип уйлау – ялгышлык. Мондый очракта, кичектермичә, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Организмны ул халәткә җиткермәү өчен, аны алдан кайгырта башлау яхшы. Язмада анемиядән саклаучы ризыкларны тупладык.  

Дөрес туклану тимер җитмәүне профилактикалауның төп ысулы булып санала. Хайваннар продуктларындагы тимер җиңел үзләштерелә. Шуңа күрә тимергә һәм башка кирәкле элементларга бай ризыклар арасында иң беренче урында ит тора. Табиблар куян, тавык, күркә, бозау һәм сыер итләрен ашарга куша. Болар белән беррәттән диңгез продуктлары, ә нәкъ менә скумбрия, сельдь балыкларын, устрицалар куллану киңәш ителә.

Үсемлек продуктлары арасында фасоль, фундук, гөмбә, солы, тары ярмасы, борчак, диңгез кәбестәсе, кара җимеш, күрәгә, карабодай, персикны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, үсемлек продуктларында тимер дәрәҗәсе күп булуга карамастан, ул организм тарафыннан бик үк яхшы үзләштерелми.  Шуңа күрә үсемлек нигезендәге туклануга иярүчеләргә тимер дәрәҗәсен тикшертеп тору һәм кирәк булганда бу элемент булган өстәмәләрне кабул итү мөһим.

Моннан тыш, «тимер»ле азык-төлек төркемнәренә яшеллек, яшелчәләр – шпинат, кәбестә, брокколи, бәрәңге, кишер, аннан сыр, пешкән йомырка, кипкән җиләк-җимешләр, хәтта шоколад, гематоген һәм какао да керә.

Әмма кайбер элементлар тимерне үзләштерүне бозарга мөмкин. Шуңа тимер булган ризыклар белән бергә түбәндәге продуктларны ашамау/эчмәү хәерлерәк:

- чәй һәм кофе (бу эчемлекләр организмның тимерне якынча өчтән бер өлешкә үзләштерү сәләтен киметә);

- сөт продуктлары( алар кальцийга бай, ә кальций тимер белән «дус түгел»);

- кунжут, көнбагыш, кукуруз, чикләвек (бу продуктларның барысы да – магний чыганаклары, ләкин магний, кальций кебек үк, тимернең үзләштерүенә комачаулый).+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев