«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» җитәкчесе Камол Бобохонов: «БЕЗГӘ ЯНЫП ТОРГАН КҮЗЛӘР КИРӘК»
Беркөнне, чираттагы сменадан (бу юлы Волга яшьләр үзәгендә узган СценАрт иде ул) илһамланып кайтканда телефоныма хат-хәбәр килде. Дус кызым Алинә «Рәйсә, син бу кызыклы чара, бәйгеләрне каян табасың соң? Тылсымлы кодны миңа да җибәр әле!» дип язган. Мин уйга калдым. Чыннан да, каян табам соң мин? Мөмкинлекләрне эзләү авыр түгел ул, күрә белергә генә кирәк. Бу сүзләрне күңелгә үткәрүче, үзе ук «Татарстан –мөмкинлекләр территориясе» дип аталган оешманың җитәкчесе Камол Бобохонов белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

– Камол, хәерле көн! Энергияне югалтмаска нәрсә булыша?
– Төгәл куелган максатлар булырга тиеш. Кая һәм ни өчен баруыңны аңлау мөһим. Ноутбук белән икәү генә офиста йоклаган чаклар аз түгел. Әмма моның юкка булмавын беләм. Бу гел энергияне сакларга булыша да. Билгеле, берничә өлкәне бергә алып бару да мөһим. Мин фортепианода уйныйм, үз җырларымны чыгарам, яраткан кешеләрем, гаиләм белән буш вакытымны уздырам. Баш мие ял итә, хәл һәм энергия күбәя генә!
– Ә җитәкче буларак командагыз мотивацияне югалта башласа нишлисез? Аларга үзегездә булган энергияне биреп булмый бит.
– Мин командамда булган һәр катнашучыга аерым юл табарга тырышам. Әгәр аларның кызыксынуы кими баруын тойсам, башка юнәлешләргә күчереп карыйм, кызыклы биремнәр яисә матур командировкаларга юллама бирәм. Бу очракта кешелеклелек сыйфатларын югалтмау мөһим. Мин бит җитәкче генә түгел, якын дус та командам өчен.
– Волонтердан политик, җитәкче дәрәҗәсенә ничек күтәрелеп була?
– Яшьләрне беренче чиратта кызыксындырган сораудыр бу. Нәкъ мин узган юлны тасвирладыгыз бит. Студент чактагы волонтерлыктан башланды яшьләр политикасындагы юлым. Иң мөһиме: максатчан, амбициоз булу. Үзегезгә ышаныгыз, бу тормыш юлында иң якты маяк.
– Ә җитәкче нинди булырга тиеш? Ике сыйфатны аерып әйтеп карагыз әле.
– Беренче чиратта эрудиция мөһим дип саныйм. Төрле өлкәләрдә кирәкле белеме булган шәхесләр беркайчан да югалып калмый. Шулай ук үз көчле якларыңны дөрес куллана белергә, аларны гел үсештә тотарга кирәк.
– «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дип атала оешмагыз. Нинди чаралар уза соң? Безгә дә сөйләп китегез әле!
– Алар шулкадәр бихисап бит. Миллион сум күләмендә премия булган мәктәп укучылары өчен «Большая перемена», студентлар өчен «Твой ход» бәйгеләре, Таврида.Арт, ИВолга, Острова һәм башка форумнар. Аларның һәрберсе төрле юнәлештә һәм төрле катнашучылар өчен. Үзеңә туры килгәннәрен рәхәтләнеп сайлап була!
– Катнашыр өчен ниндидер дәрәҗәләр, яисә аерылып торган сәләтләр кирәкме соң?
– Без дәрәҗәләргә карамыйбыз. Кызыл диплом, яисә алтын медаль кирәкми. Дипломнар, калын портфолиолар да. Безгә янып торган күзләр һәм илне, киләчәкне яхшы якка үзгәртү теләге кирәк.
– Миңа ошый! Бер генә сорау: «гаилә» гезгә ничек кушылып була?
– Әзер идем бу сорауга, дөресен әйткәндә. Әлбәттә, безгә кушыла аласыз. Беренче чиратта теләк булырга тиеш. Төрле чараларда катнашу өчен вакытыгыз булса, аеруча шәп. Бездә төрле өлкәләр бар, ансын үз кызыксынуларыгызга карап сайларга була.

@Kamol96 – барлык сораулар буенча телеграмга яза аласыз
https://t.me/aydanaforum – әлеге тг каналда Татарстанда узучы барлык форумнар һәм төрле бәйгеләр хакында актуаль мәгълүмат
Фотолар: Камол Бобохоновның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев