Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ЭЛЕКТРОН КИТАБЫ ҺӘМ LIVELIB: КИТАП СӨЮЧЕЛӘР ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ САЙТЛАР

Әгәр дә син – чын әдәбият җанатары, һәм укыган китапларың ким дигәндә 45-50гә җиткән икән, язмада телгә алынган сайтларга рәхим ит. Аларның һәрберсе сиңа теләгәнеңне табарга, яңа әсәрләр белән танышырга  булышачак

Татар электрон китабы

Татар телендә татарлар, Татарстан турындагы электрон китаплар тәкъдим ителә. Татар әдәбиятын, рус, инглиз һәм башка телләрдән татарчага тәрҗемәләрне яки фәнни-популяр әдәбиятны укырга яратучылар бирегә рәхим итсен! Син монда бөтен жанрларда язылган цирфлашкан китапларны таба аласың.

Национальная библиотека Республики Татарстан

Милли китапханә сайтында татар әдәбияты белән танышуны дәвам итәргә мөмкин.  Китапханә сайтында күп кенә аудиокитаплар китерелгән. Алар бүлекләп бирелә, теләгән вакытыңда туктатып, аннан дәвам итәргә була. Шулай ук монда «Укырга киңәш итәбез» дигән бүлек тә бар.

LiveLib

Сайт шунысы белән яхшы: ул кулланучының кызыксынуларына таянып, китапларны сайлый. Кирәкле әсәрне бу китап сайтында җиңел генә табарга була. Шулай ук монда кайбер авторларның блоглары, әсәрләрдән иң яхшы цитаталар тәкъдим ителгән.

Bookriver

Сайтта башка китап сөючеләр белән яраткан әсәрләреңне алмаша аласың. Шулай ук монда кибетләрдә булмаган басмаларны табу мөмкинлеге да киң таралган. Китапларны алмаштырып, бүләк итеп, сатып алып яки күпмедер вакытка гына укырга алып та була. Шәп бит?

Litres

Иң яхшы онлайн-китапханәләрнең берсе рәтендә. Бу сайтта китапларны бушка да укый аласың. Моның өчен бары тик Литрес программасында катнашучы гади китапханәдә теркәлү һәм программаны урнаштыра алырлык теләсә нинди җайланма, әйтик, смартфон кирәк. Тик моның шундый ягы бар: әсәрләрне вакытлыча гына алырга мөмкин. Вакыт беткәч, программа текстны бетерә. Биредә аудиокитаплар, яңа әдәбият һәм төрле сайлау бүлекләре белән танышырга була.

Книгогид

Тагын бер яхшы сайт. Биредә рецензияләр бастырырга, китап җыентыкларын төзергә, башка кулланучылар белән яраткан әсәрләрдән өзекләр белән бүлешергә, шулай ук укучылар көндәлеген алып барырга мөмкин.

Книжный Shazam

Әгәр дә китапны һәм аның авторын онытсаң, андагы ниндидер персонажның исемен яки цитатасын гына шушында язып, әсәрне җиңел генә табып укый аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев