Логотип Идель
Бу – тема!

СЫЙНЫФТА ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕН ТУДЫРА ТОРГАН УЕННАР

Кышкы каникуллар башланырга санаулы көннәр генә кала икән бит инде. Мәктәпләрдә, сыйныфларда да Яңа ел бәйрәменә әзерлек башлангандыр. Язмада сыйныфташларны тупларга һәм берләштерергә ярдәм итүче Яңа ел алды уеннары белән бүлешергә булдык әле.

Серле Санта уены

Моның өчен сыйныф старостасы аерым кәгазь битләренә исемлекне язып, тартмага сала. Һәр укучы чиратлап кемнеңдер исемен ала. Кемгә кем эләккәнен беркем дә белмәскә тиеш. Шуннан соң каникул җиткәнче, һәр кешенең «серле дус»ты көн саен кечкенә бүләк яки сюрпризлар ясарга тиеш. Мәсәлән, бер көнне шоколад алып, парта астына яшерергә, икенче көнне комплимент язып калдырырга була. Иң мөһиме – серле булып күренү һәм чын шпион кебек эш итү.

Бәхет өләшә торган хат ташучы уены

Каникуллар башланырга бик аз вакыт калып бара. Шуңа күрә һәрберебезнең дә кәефен бераз күтәреп, кечкенә теләкләрне үтәп калырга мөмкин. Моның өчен һәр укучы да кәгазьгә үзен яки берәр сыйныфташын сөендерерлек теләкне яза. Әйтик, «сыйныф белән бергәләп кинога барырга телим», «минем партадашым бергәләп күңелле фотосессия ясарга тели» һ.б.  Ә инде сыйныф моны тормышка ашырырга тиеш.

Импровизация

Эшләпәгә төрле яңа ел белән бәйле сүзләр һәм сүзтезмәләр язылып салына. Шуннан соң сыйныф төркемнәргә бүленеп, шул сүзләрне тасвирлый торган яисә шулар белән бәйле кызыклы ситуацияләрне уйнап күрсәтергә тиеш. Иң тапкыр һәм кызыклы төркем җиңүче дип игълан ителә.

Теләк язу уены

Моның өчен сыйныфта ничә укучы бар, шуның хәтле конверт кирәк булачак. Һәр конвертка укучы исеме языла. Моны әлеге уенда катнашмаучы башкарырга тиеш, мәсәлән, сыйныф җитәкчесе. Һәр укучы да 5 кечкенә генә биткә теләк, мактау яисә рәхмәт сүзен язарга тиеш. Шуннан аларны конвертлар буенча салып чыгарга кирәк. 5 хатыңны да бер кешенең генә конвертына салырга ярамый. Берәү дә хатларның кемнән икәнен белергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев