СТРЕССКА КАРШЫ ТОРЫЙК
Экзамен, уку, алдагы планнар, киләчәк тормыш... Болар турында уйлана башласаң һәр кешене борчу кармап ала. Әйе, хәзерге дөньяда стресс, борчылу күп кешенең көндәлек тормышында зур урын тота. Даими борчылу сәламәтлеккә, тормыш сыйфаты начараюына зур йогынты ясый, шуның өчен аның белән көрәшү юлларын белергә кирәк? Стресс, борчылуны ничек җиңеп була соң?
1)Сулыш һәм тынычландыру күнегүләре
Сулыш һәм тынычландыру күнегүләренә медитация керә. Ул күтәрелгән кортизол (стресс гормоны) дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә. Медитация белән шөгыльләнгәндә тыныч музыка кушып куйсаң, борчу шунда ук юкка чыгачак. Медитация ошамаса, гади сулыш күнегүләрен башкара аласыз – 4 секундка тирән сулыш алыгыз һәм сулышны 4 секундка тоткарлап торыгыз, шуннан соң 4 секунд әкрен генә сулышны чыгарыгыз – бу күнегүне берничә тапкыр кабатларга кирәк.
2) Физик активлык
Спорт белән шөгыльләнү нерв системасының эшен яхшырта, эндорфиннарның (яхшы кәеф гормоннары) дәрәҗәсен күтәрә. Хәтта саф һавада йөрү дә стрессны киметүгә йогынты ясый. Әгәр дә спорт белән шөгыльләнәсегез килмәсә, бер сәгать булса да, урамны урап керегез.
3) Йокы режимы
Йокы җитмәү һәм аның режимын бозу стрессны һәм борчылуны көчәйтә. Бер үк вакытта йокларга ятарга һәм уянырга тырышыгыз, йокыга бер сәгать кала телефонны кулга алмагыз. Режим көйләнү белән стресс сезнең тормышыгызда кимиячәк.
4) Якыннар белән аралашу
Дуслар, якыннар яки психолог белән аралашу стрессны, борчылуны киметергә ярдәм итә. Эчтә стресс тотарга кирәкми, үз хис-кичерешләрегез белән уртаклашыгыз, якыннарыгыздан киңәш алыгыз.
Әгәр дә стресс көндәлек эшләрне башкарырга комачауласа, баш авыртуларны, тахикардияны китереп чыгарса яки озак вакыт дәвам итсә, психологка яки психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Һәр кеше үзенең психик сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Әгәр дә стресс сезнең тормышыгызда зур өлеш алып торса, санап үтелгән ысулларны кулланыгыз һәм ярдәм сорап үз вакытында мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев