СОУЛМЕЙТЫҢНЫ ОЧРАТУНЫҢ 9 БИЛГЕСЕ
Фәлән миллиард кеше яшәгән планетабызда һәркемнең дә алдан билгеләнгән, нәкъ менә аның өчен туган бер җандашы бар дип санала. Соулмейт – бөтен яктан да нәкъ менә синең өчен туры килә торган кеше. Ул кеше безнең белән рухи яктан, ягъни җан дәрәҗәсендә тыгыз бәйләнештә була. Җандашны очратуның 9 билгесен язмада җыйдык.
Җандаш йөргән егет яки кыз дигән сүз генә түгел. Кайчак соулмейтны дустыбызда, туганыбызда, остазыбызда күрергә мөмкинбез. Ул кеше белән мөнәсәбәтләр һәрчак ничектер җиңел һәм рәхәт корыла. Соулмейт тышкы кыяфәт яки тормыш шартлары ягыннан камил булмаска да мөмкин. Ләкин нәкъ менә ул – синең кешең!
СОУЛМЕЙТНЫ ОЧРАТУ БИЛГЕЛӘРЕ:
ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ УҢАЙЛЫЛЫК
Аның янында сиңа һәрчак тыныч һәм киеренкелек халәте дә юк. Аның белән сиңа уңайлы һәм бик-бик рәхәт. Ул янәшәңдә булганда, үз җаныңа җитмәгән тынычлыкны тоясың.
РУХИ БӘЙЛӘНЕШ
Җандашың янында аны инде күптәннән белгән, аның белән моңа кадәр күрешкән бар кебек була. Һәм ниндидер артык сүзләр, нәрсәләрнедер исбатлау кирәкми дә кебек. Аның энергиясе, җаны сине тышкы кыяфәтеннән дә күбрәк үзенә тарта.
ГАРМОНИЯ
Арагызда булган аермалар сезне тигезли, ә охшашлыкларыгыз бергәләп рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Әнә шулай арада гармония урнаша.
ТАРТЫЛУ
Менә җандашың белән очрашасың, аның энергиясенә гашыйк буласың. Бу – үз эченә бар нәрсәне алган кабатланмас хис. Әйтерсәң лә, җаның йокыдан уяна, сез интуитив рәвештә бер-берегезне аңлыйсыз, ул синең дәвамыңа әверелә шикелле. Һәм көннән-көн бу тартылу көчәя башлый. Очкыннар барлыкка килә.
СЫНАУЛАР
Бер мәнәсәбәтләрдә дә сынаулар булмый калмый. Алар бер-берең арасындагы бәйләнешне ныгыта гына. Сезнең арадагы кызыл җеп нәкъ менә шул сынаулар аша өзелми торганга әйләнә. Берегезгә авыр булганда, икенчегез кулын суза һәм синең проблемаңны үзенеке кебек кабул итә.
ОХШАШ ТОРМЫШ КЫЙММӘТЛӘРЕ
Соулмейт синеке кебек үк тормыш принципларына нигезләнеп яши. Сезнең әхлакый кыйммәтләрегез һәм яшәү рәвешегез бер-берегезгә бик яхшы туры килә. Әйтерсең, сез бер якка карап торасыз.
ҮСЕШ
Аның белән син депрессив халәткә кермисең, ә киресенчә, рухи яктан үсәсең. Сез бер-берегезгә мотивация бирәсез, һәм бу сезгә ошый. Бергәләшеп үз кимчелекләрегезне һәм начар якларыгызны юкка чыгарасыз.
ИХЛАСЛЫК
Җандаш – синең иң яхшы дустың, яң якын кешең, шуңа күрә аның алдында син үзеңнең сәерлекләреңне, чын хисләреңне ачыктан-ачык күрсәтергә оялмыйсың.
ЭМПАТИЯ
Аның авыруын, аның борчуын үзеңнекенә тиңлисең. Аның өчен йөрәгең авырта, шуңа ничек тә тизрәк булышу ысулын эзлисең.
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев