СИН ТҮГЕЛ, УЛ КУРЫКСЫН: ИМТИХАН АЛДЫННАН НИЧЕК БОРЧЫЛМАСКА?
Май ае яшеллек, кошлар сайравы, чәчәкләр генә түгел икән. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары моны әйбәт аңлыйдыр. Имтихан биремнәренең чишелеше килеп чыкмаганда, кичә генә өйрәнгән материал онытылганда үзегезне тыныч тотасызмы? Әгәр дә юк икән, без бу борчылуларны җиңәргә булыша торган киңәшләр тупладык.
«Имтихан – зур ярыш. Аңа әзерләнү бик озак барды һәм хәзер тиздән бетәчәк, бу куандыра...». БДИны 9 ай бара торган зур бер уен дип күзаллыйк. Бу вакыт эчендә кайгырулар аркасында күпме нерв күзәнәкләре беткән икән? Имтихан якынлашу турындагы хәбәрне өстеңә ишелеп төшкән афәт кебек кабул итмә. БДИ гына түгел, ә бу мәшәкатьләр дә бетәчәк дип уйла. Мондый очракта аның килеп җиткәнен дә тыныч күңел белән кабул итәчәксең.
«Үземне кайсы өлкәгә багышларга белмим...». Кешене билгесезлек куркыта. Имтиханнар борын төбендә, ә син әле киләчәктә кем булып эшләргә теләгәнеңне белмисең? Борчылма, син үзең генә түгел! Чыгарылыш сыйныф укучылары, 16-17 яшьлек балалар өчен, һөнәр сайлау бик җаваплы гамәл. Башта ук үзең теләгән уку йортына кермәсәң, бераз вакыт үтү белән, күченү мөмкинлеге булачак (бу билгеле, катлаулырак, әмма план Б өчен ярый). Һөнәр сайлау бик азларга гына җиңел биреләдер. Ялгышудан курыкма.
«Якын кешеләремнең миңа баглаган өметләрен аклый алмамын кебек...» Таныш халәтме? Шуны исеңдә тот: син беркемгә дә, бернәрсә дә тиеш түгел. Имтихан барышына мең дә бер фактор йогынты ясарга мөмкин. Тырышлыкларың да җилгә очмас. Төпле белем алуның беркайчан да зыян иткәне юк. Киләчәктә бу фәннәрне (зур ихтимал белән) югары уку йортларында да укырга туры килер. Алган белемнәрең шул вакытта һич югы ярдәм итәр.
Уйлар...Уйлар... Шомлы, күңел өшетерлек фикерләр бар нәрсәнең ямен боза. Шуның нәтиҗәсендә уку теләге дә югала. Монда бер генә киңәш: позитив фикер йөрт, яхшы балларыңны күзалла. Туры бәреп әйткәндә, һәрвакыт югары нәтиҗәң турында уйла, хыялларыңа ирек бир.
«Көткән» белән «нәтиҗә» чагышмаска да мөмкин. Син көткән нәтиҗә имтиханнарында җыйган балларың кебек үк булмаска мөмкин. Соңгы тикшереп карау (пробный) эшендә уртача балл җыеп, төп имтиханда югарырак балл җыйганнар да күп очрый. «Менә анысында шуның кадәр генә баллар булды, мин әзер түгел икән», – дип хафага бирелмә. Һәм тагын бер мөһим фикер: үзеңне башкалар белән чагыштырма. Синең белемнәрең, максатларың, әзерлегең бер үк дәрәҗәдә була алмаганын онытма.
Үзем дә чыгарылыш сыйныф укучысы буларак, шуны әйтергә телим: бетмәс-төкәнмәс өй эшләре, ихтыяҗларны чикләп торучы имтиханнар белән без еш кына иң мөһиме турында онытабыз. Мәктәптәге санаулы көннәрегезнең кадерен белеп калырга ашыгыгыз. Классташларыгыз янәшәсендә үткәргән күңелле мизгелләрдән, шау-шулы тәнәфесләрдән ләззәтләнеп калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Нет комментариев