СИН БОЛАРНЫ 18 ЯШЬКӘ КАДӘР ЭШЛӘП КАЛЫРГА ТИЕШ
Яшь чакта күп әйберләрне эшләп өлгерергә кирәк. Әгәр сиңа инде күптән 18 икән һәм син бу исемлектәге эш һәм гамәлләрне тормышка ашырмаган булсаң, әйдә ашык! Хыялларны чынга ашырырга, самими булырга беркайчан да соң түгел. Менә ул исемлек:
1. Синең белән бер көнне туган кеше белән танышып дуслашу
2. Кемгә дә булса истә калырлык бүләк ясау
3. Гашыйк булу
4. Парашют белән сикерү
5. Якын дустыңда кунып калып, бергәләп күңел ачу
6. Яңгыр астында кулчатырсыз йөрү
7. Тимераякта шуарга өйрәнү
8. Иң биек тауга менү
9. Комнан манара ясау
10. Туйганчы тауда шуу
11. Дуслар белән учак янында гитара белән җырлар җырлау
12. Яңгыр астында бию
13. Ким дигәндә 30 яхшы китап уку
14. Интернетка ахмак фотолар кую
15. Машина йөртеп карау
16. Тәмле торт пешерү
17. Бер атнага булса да балалар лагерендә әйдаман булу
18. Хикәя язу
19. Берәр төрле музыка коралында уйнарга өйрәнү
20. Диңгезне күрү
21. Велосипедта кулларны җибәреп йөреп карау
22. Өйгә вакытында кайтмау
23. Беренче акчаларыңны эшләү
24. Бер чит телне өйрәнү
25. Үз-үзеңә киләчәккә хат язу
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев