Ә СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ? АЗЫК-ТӨЛЕК ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
Азык-төлек продуктлары турында күп кенә гаҗәеп фактлар бар, ләкин аларны бик аз кеше генә белә. Бу язмада шуларның иң кызыклылары тупланды.
– Бер сәгать сагыз чәйнәү якынча 11 калорияне яндыра.
– Киптергән вакытта җиләк-җимешләр витамин һәм антиоксидантларының 30-80%ын югалта.
– Мускат чикләвеген артык күп ашау исертергә мөмкин.
– Лимон согы бактерияләр белән яхшы көрәшә: биттәге бетчәләрдән котылырга һәм тирене чистартырга ярдәм итә.
– Лимонлы су эчү бөерләрдә ташлар булдырмый, бавырны чистарта һәм метаболизмны көйли.
– Айга бер тапкыр шоколад ашау гомерне бер елга озайта. Әмма аны артык күп куллану йөрәк-кан тамыры авыруларының үсешенә китерә.
– Туңдырылган җиләк кәефне яхшырта, чөнки анда организмның тонусы өчен җавап бирүче витаминнар күп.
– Кукуруз организмга майлы азыкны һәм алкогольне эшкәртергә ярдәм итә. Ул хәтта консервлаган килеш тә барлык файдалы матдәләрен саклый.
– Әгәр кеше кискен рәвештә каһвәдән баш тартса, депрессиядән зыян күрергә мөмкин.
– Яшел алма исе клаустрофобияне нейтральләштерә.
– Мускатлы шалфей мае эмоциональ стрессны киметергә һәм гел күтәренке кәефтә булырга ярдәм итә.
– Гарвард иҗтимагый сәламәтлек саклау мәктәбенең тикшерүе күрсәткәнчә, көненә 1 тапкыр ачы (борычлы) әйбер ашау үлем куркынычын 14%ка киметергә мөмкин.
– Банан кабыгы тешләрне агартырга, биттәге кызыл тапларны бетерергә булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев