СИН БАРЫСЫН ДА КАТЛАУЛАНДЫРАСЫҢ! 5 КҮРСӘТКЕЧ
Безнең тормышта матур, әһәмиятле мизгелләрдән тыш, безнең игътибарга лаек булмаган, тормышны катлауландыра торган әйберләр дә җитәрлек. Үз тормышыңны үзең катлауландыруның билгеләре нинди? Һәм аны ничек туктатырга?
Үзеңне башкалар белән чагыштыру
Монда бер әйберне истә калдыру мөһим: һәр кеше үзенчә матур һәм һәр кеше үзенчә сәләтле. Сиңа үзеңдә ошамаган ниндидер сыйфатлар башкаларны сокландырырга мөмкин. Үзеңне башкалар белән түгел, кичәге үзең белән чагыштыр, бу күпкә мөһимрәк.
Синең белән куркулар идарә итә
«Ә болай булса», «ә килеп чыкмаса»... Вакытыннан алда иң куркыныч нәтиҗәне күз алдына китереп, борчылырга бик ярата кайберәүләр. Иртәме-соңмы бу борчуларың сине куркуларың белән очраштырырга мөмкин. Булмаган әйбер өчен борчылу – мәгънәсез.
Син яңа тормышны гел дүшәмбедән башлыйсың
Ә андый дүшәмбеләр инде ничәү булды? Санап бетергесез! Тулы тормыш белән яшәүне иртәгәгә, дүшәмбегә калдырырга кирәкми, чөнки тормыш – ул хәзер, менә нәкъ шушы мизгелдә.
Башкалар ни уйлар, дип борчылу
Ышан: күпчелек кеше – нарцисслар, аларны үз тормышларыннан кала берни дә кызыксындырмый, ә синең бөгәрләнгән күлмәгеңдә, юылмаган чәчеңдә беркемнең эше юк.
Син үткәннәр белән яшисең
Якын кешеңне югалту, аерылышу – чыннан да, бик авыр вакыйгалар. Тик аларны җибәрмәү, туктаусыз анализ бик күп энергияне ала һәм тулы тормыш белән яшәргә ирек бирми. Үткәнне үзгәртеп булмый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев