«ШӘП БЛОГЕР» МЕДИАМӘКТӘБЕ АЧЫЛЫШЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ
22 мартта без «Кәеф» медиалабораториясендә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан масштаблы проект – «ШӘП БЛОГЕР» медиамәктәбенә старт бирдек!
Әлеге проектның кураторлар – ТРның танылган блогерлары Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева. Мәктәптә яшь блогерлар онлайн эш тәҗрибәсен туплаячак, кызыклы видеолар төшерергә өйрәнәчәк. Шулай ук биредә Россиянең иң яхшы инфлюенсерларыннан белем алу һәм төрле остаханәләрдә, тренингларда катнашу мөмкинлеге булачак.
Мәктәп ачылышында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанда блогерлар санын арттырырга кирәклек турында әйтте:
«Бүген Татарстанда нибары 300 блогер бар, бу бик аз. Блогерлар кимендә берничә мең булырга тиеш. «Татмедиа» ул блогерларны эзләп табарга тиеш. Блогерларыбыз күп булсын өчен, без аларны үзебез тәрбияләргә тиеш», –диде ул. Шулай ук Шамил Садыйков журналистларны да блог алып бару нигезләрен үзләштерергә чакырды.
Әлеге чарадан Фирүзә Закирҗанова фотолары – биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев