Логотип Идель
Бу – тема!

САРЫ КӘРЛӘДӘН САКЛАНЫГЫЗ!

Җәй көне яланбаш йөрүне яратучылар, белегез: сезнең өчен кояш - апа түгел! Абыйларча, ныклап кына башыгызга берне тондыруы бик ихтимал.Нокаут та, нокдаун да гарантияләнгән.

Җәй җиттеме, халык, кызынып калыйм дип, пляжларга агыла башлый. Инде бер килгәч, әлбәттә, озакка калырга кирәк, арка, иңнәр кысланыкы кебек кызарганчы. Имештер, 9 ай буена бозланган илдә ял итә белүеңне раслар өчен бердәнбер дәлил – кызарган яки инде каралырга өлгергән тәнең.

Юк, уйлый күрмәгез, мин кояшта кызынырга кирәкми дип өндәмим, кызыну хәтта файдалы да – тәнебез өчен кирәкле булган D витамины нәкъ менә кызыну вакытында эшкәртелә. Бүген без кызынуның үзе турында түгел, аның белән гел янәшә йөргән ике хәтәр – Кояш сугу һәм Эссе кабу турында сүз алып барырбыз. 5 факт белән танышырбыз.

Кояш сугу дип югары температура аркасында кан басымы күтәрелеп, кешенең баш мие шешенүен атыйлар. Кеше гәүдәсендәге әйләнә-тирәдәге мохиттән алынган һәм кире кайтарыла торган җылылык балансы бозыла. Ул аңын югалтырга, косарга, температурасы 38-39 градуска хәтле күтәрелергә мөмкин. Һәм бу әле – җиңел формалары. Кояш сугу дигән хәтәр беренче чиратта озын-озак вакыт дәвамында дымлы һәм җилсез урыннарда, ачык кояш нурлары астында башын капламыйча йөрүчеләргә яный. Авыр формада исә кояш сугудан кеше аңын җуеп, комага эләгергә мөмкин, хәтта үләргә дә.


Эссе кабу (тепловой удар) – биредә инде кояш нурларының эше юк, бу хәтәр сезне эссе һавалы, бөркү, дымлы урыннарда (автобус, троллейбус, мәсәлән) көтә. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне, балаларны һәм бөтен яшьтәге ак тәнлеләрне «ярата».

5 ФАКТ:


1. Гот булу җәй якынлашкан саен авыррак. Эссе көне карасу төстәге яки тыгыз тукымадан тегелгән кием киючеләрнең шанслары бермә-бер арта.

2. Ходай сакласын! Яулыклы кызлар, ягъни мөслимәләр кояш сугудан 99%ка сакланган. Бигрәк тә яулыклары ачык төстә булса. Ләкин шул ук яулык эссе кабудан сакламый, сак булыгыз.

3. Негрларны (афроамериканнарны) да кояш суккалый. Әлбәттә, алар арасында кояш йодрыгы астына эләгүчеләр саны азрак – алар җылыга күнеккән затлар. Тәннәре болай да кара булуга карамастан, алар да кызынырга ярата. Тагы да карарак булыр өчен түгел, билгеле, ә без искә алып үткән D витамины белән тәэмин ителү өчен. Үрнәк алыгыз!

4. Пляжда гына түгел... Хәтерлим, 2008 елда «Эңгер-меңгер» («Сумерки») фильмы чыкканнан соң, вампирларга мода киткәч, пляжларда халык саны күпкә азайган иде. Ләкин кояш сугудан җәфаланганнар саны бер дә кимемәде. Нәтиҗә: кояш сезне пляжда кызынганда гына түгел, бүтән җирләрдә дә суга ала. Ни гаҗәп, иң хәтәр җир... Арктика! Кар өсте шул ук көзге ич, аннан чагылган кояш нурлары да кешене аяктан егарга сәләтле.

5. Биегрәк менгән саен, кояш та якыная. Ә якыннан бәргәндә, көчлерәк булып чыга. Җир җиләге артыннан тауларга үрмәләүчеләргә баш киемен онытмау зарур – эшләпәгә җиләк тутырыр өчен түгел, башың кайнап чыкмасын өчен.




Кояш сугу, эссе кабу очракларында беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре:


Хастаны күләгәгә, салкынчарак җиргә яткырыгыз. Яка төймәләрен ычкындырыгыз, каешын бушатыгыз.
Хастаның башына салкын суда юешләнгән тастымал яки боз тутырылган резин куык куегыз.
Кеше үз аңында булса, аңарга куе салкын чәй, тозлы салкын су эчертегез.
Салкын душ, ванна керү дә яхшы ысуллардан санала.
Хастаның касыгына, тез асларына – олы кан тамырлары булган җирләргә юеш тукыма салсагыз да була.
Мөмкин булса, вентилятор кабыгыз. Хастаны берәр әйбер белән җилләндерегез.
Аңын югалткан булса, борынына, бераз ара калдырып, нашатырьлы спиртта юешләнгән мамык китерегез.
Сулышы авыр, пульсы сизелми, күз каралары киңәйгән икән, тиз арада ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Табиблар килгәнче ук ясалма сулыш алдыру, йөрәк массажы ясый башлагыз.




Кояш, сугудан тыш, ул әле тәнегезне пешереп тә алса, өч-дүрт көн эчендә кояшка күренүдән баш тартыгыз (сезне хаста килеш күреп сөенмәсен). Авыр пешүләр булган очракта, үзешчән дәвалау белән шөгыльләнмәгез – табибка барыгыз!



P.S. Чынлыкта кояш апа да, абый да түгел – сары кәрлә генә. Аның сары йодрыгы астына эләкмәс өчен, гап-гади киңәшләр шундый: башыгыз каплаулы булсын, суны күбрәк эчегез һәм, зарарсыз кызынырга телисез икән, иртәнге 10нан көндезге 3кә кадәр пляжга юлны онытыгыз.

Мәкаләне әзерләүдә мәгълүмати ярдәм күрсәткән «Республика медицина профилактикасы үзәге»нә, Казанның 10нчы номерлы Поликлиникасына рәхмәт белдерәбез.

Эльнар Байназаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев