Логотип Идель
Бу – тема!

САЛКЫН БОЗДА ҖЫЛЫ МОХИТ!

Аларның көнендә артык бер сәгать тә юк: атнасына алты көн өчәр сәгатьләп тренировкалар, мәктәп, өй эшләре, бер-бер артлы ярышлар һәм һәрвакыт уйларында тимераяктан шыгырдап торган боз. Әйе, язмам фигуралы шуу белән шөгыльләнүче балалар һәм аларның мәктәбе турында.

Тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе (ГБУ ДО РСШОР по фигурному катанию на коньках и шорт-треку) 1967 елда ачылган. Бинасы – Мәскәү урамы, 1нче йортта урнашкан Спорт сарае. 2000-елларга кадәр ул бердәнбер булган. Бер бозда хоккейчылар да, фигуристлар да шуган.

Бүгенге көндә кызлар һәм егетләр өчен аерым шуу, синхрон шуу түгәрәкләре эшли. 12 ялгыз шуу группасы һәм 4 синхронлы шуу командасы – 250гә якын бала бар шөгыльләнә мәктәптә. 25ләп тренер хезмәт куя. Ике каток, ОФП, СПФ заллары, хореографик һәм тренажер заллары бар.

Балаларны фигуралы шуу мәктәбенә 6 яшьтән алалар. Монда алар күпмедер дәрәҗәдә әзер күнекмәләр белән килергә тиеш. Имтихан биргән кебек билгеле бер нормалар буенча сайлаулар уза. Шулай ук тышкы кыяфәткә дә карыйлар: буй озынлыгы, авырлык һәм башкалар.

3,4,5 яшьлек нәниләр өчен түләүле дәресләр дә бар. Тренерлар балаларны кечкенәдән үзләренә туры китереп тәрбиялиләр. 6 яшьләре тулгач, алар университетлардагы кебек бюджет урыннарына керә ала.

Биредә танылган спортчылар: дөнья чемпионы Александр Фадеев, Олимпия уеннары призеры Евгения Тарасова, Камилә Вәлиева, Глеб Лутфуллин кебекләр спортка аяк баскан.

Бу спорт мәктәбе укучылары россиякүләм, төбәкара ярышларда катнаша һәм гел алдынгы урыннар ала. Югары нәтиҗәләр өчен стипендияләр түләнә.

Бүгенге көндә директор вазифаларын башкаручы – Московская Ольга Владимировна:

«Мин – мәктәбебезнең патриоты, аны иң яхшысы дип саныйм. Безнең кыйммәтләр ул – дисциплина һәм тырышлык. Бала никадәр күбрәк эш белән мәшгуль булса, шулкадәр күбрәк уңышка ирешәчәк һәм барсына да өлгерәчәк.  Безнең мәктәп үз алдына гел зур нәтиҗәләргә максат куя. Хобби яисә сәламәтлек өчен дип кенә монда килергә кирәкми».

Ә хәзер тышлыкта чыккан шушы мәктәп фигуристлары белән сөйләшик.

Халиуллин Ильяс, 13 яшь, аерым шуу белән шөгыльләнә.

Хыялы: Россия җыелма командасына эләгергә һәм киләчәктә тренер булу.

– Фигуралы шуу белән 3,5 яшьтән шөгыльләнәм. Спортка сәламәтлегем таләп иткәнгә килдем. Хоккей белән икесе арасында сайландым. Ярышлар карап, фигуристларның сикерүләренә кызыга идем. Тимераякка басуга ук ошады. Хәзер үземнең дә иң яраткан элементым – сикерүләр. Иң элек башка җирдә шөгыльләндем, 11 яшьтә тренерым һәм бар группа белән монда күчтем.

– Тренировкалар ничегрәк уза? Атнасына күпме, ардырамы?

– Безнең график 6/1. Тренировкалар 2шәр сәгать, гадәттә. Иртән һәм кич дәресләрдән соң. Көнгә ике боз, бер зал. Әлбәттә, күп көч таләп ителә, әмма ардырмый, мин бозны яратам, анда үземә тынычлык табам.

– Ярышларга күп йөрисең, җиңелгәндә үзеңне ничек тотасың?

– Ярышларда иң мөһиме стабиль чыгыш ясау. Күнегүләр гел бертөрле дөрес, тигез башкарып чыгуны күз уңында тотам. Җиңелүләр булса да, бу – тәҗрибә, ярышлар гел нәрсәгә дә булса өйрәтә, үстерә. Мондый чакта тренерлар безгә сабыр гына хаталарны аңлата, мораль яктан да ярдәм итә.

Сираҗетдинова Самира, 13 яшь, синхронлы шуу белән шөгыльләнә.

Хыялы: спорт мастеры исеменә барып җитеп, киләчәктә бозда программалар куя торган хореограф булу.

– Фигуралы шуу белән 3,5 яшьтә шөгыльләнә башладым. Әни белән бабай алып килде бу спортка. Башта миңа ошамады, «теләмим» дип кирегә чапканымны хәтерлим әле. Бераз үскәч, бу спортны ярата башладым. Моңарчы үзем генә шуа идем, бер ел элек кул травмасы алу сәбәпле синхронлы шууга «Казаночка» командасына күчтем.

– Фигуралы шууда сиңа бигрәк тә нәрсә ошый?

– Миңа элементларның визуаль яктан нәфислеге ошый. Синхронлы шууда 16 кыз тигез сызыклар, матур фигуралар ясап шуа. Шулай ук команда рухын тою рәхәт. Бигрәк тә ярышлар алдыннан, түгәрәккә басып «кричалкалар» кычкыру, тренерларның терәк булуы сөендерә. Бозда без бар күңелне бирәбез, үзеңне команданың бер өлеше итеп тою җаваплылык өсти.

– Арган чакта бирешмәскә нәрсә мотивация бирә?

– Минем инде 10 елым шушы спортка багышланган, бер көндә алып бөтенесен дә суга ташлап булмый. Разряд та 2 елга гына бирелә, аны раслап торырга кирәк. Ә менә спорт мастерына барып җитсәң, ул инде гомерлек. Максат шул.

Синхронлы шуу командасы «Казаночка»ның төп тренеры Полысалова Евгения Андреевна:

«Бу спортта характер зур әһәмияткә ия! Тырышлык, сабырлык, җиңелгәндә өметсезлеккә бирелмәү һәм яңа көчләр белән зур нәтиҗәләргә ирешү теләге мөһим. Әлбәттә, тренерлар һәм әти-әниләр ярдәменнән башка да булмый.  Мине үз эшемә мәхәббәт, укучыларымның югары нәтиҗәләре, фигуралы шууда Татарстаныбыз өчен горурлык хисе илһамландыра».

Фотолар авторы: Алия Зиатдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев