Логотип Идель
Бу – тема!

ПРОКРАСТИНАЦИЯ: ЯПОН АЛЫМЫ ЯЛКАУЛЫК БЕЛӘН КӨРӘШЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ

Һәрберебезнең дә максатлары һәм омтылышлары бар. Аларга ирешү өчен без күп итеп эшләргә тиеш. Әмма еш кына без мотивацияне югалтабыз, ялкауга әйләнәбез, шул сәбәпле эшләрне кичектереп, алга куелган максатларга ирешә алмыйбыз.

Прокрастинация нигезендә һәрвакыт диярлек курку ята. Без өстебезгә яткан бурычларның күләменнән куркабыз, шуңа күрә аларны башкарып чыгарга әзер түгел. Даими рәвештә эшләрне кичектерү күпләргә хас.

Кайбер очракларда кинәт кенә барлыкка килгән ялкаулык көчле арыганлык аркасында була. Прокрастация шулай ук нинди дә булса мотивация булмаулыктан барлыкка килә, чөнки бернинди кызыксыну уятмаган мәгънәсез эш белән шөгыльләнү кыен.

ЯПОН АЛЫМЫ: 1 МИНУТЛЫК КАЙДЗЕН

Кайдзен – Япониядә идарә итү күнекмәләрен яхшырту һәм шәхси үсешне хуплау өчен кулланыла торган алым. Беренче тапкыр кайдзен философиясе Япония оешмаларында Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кулланыла һәм шул вакыттан бирле бөтен дөньяга тарала. Бу алым ярдәмендә Япония оешмалары тиз вакытта торгызу чорын узган, югары дәрәҗәгә ирешкән.

Кайдзен сүзе татарча «яхшыру» дигәнне аңлата. Бу концепциянең авторы – бизнес-консультант Масааки Имаи. Кайдзен алымы – чынбарлык (теләк) һәм киләчәк (нәтиҗә) арасындагы балансны табу өчен менә дигән ярдәмче. Әлеге методиканың асылы шунда: бөтенләй эшлисе килмәгән эшне бер генә минут эчендә башкарырга кирәк. Мәсәлән, 1 сәгать буе спорт белән шөгыльләнү сиңа авыр бирелсә, күнегүләрне 60 секунд эчендә генә эшлә. 1 минутлык методика барлык шөгыльләргә дә туры килә. Вакыт 60 секунд белән генә чикләнгәндә, нинди дә булса эш авыр йөк булып тоелмый, ә киресенчә, шатлык һәм канәгатьләнү китерә. Шул ук вакытта, кечкенә адымнар ясау зур нәтиҗәләргә ирешергә, камилләшергә булыша, дип санала. Масааки Имаи сүзләренчә, бу концепция кешедә мотивация уята. Әгәр башта син яратмаган, әмма файдалы шөгыльләргә 1 минут кына бирсәң, аннары ул вазифаларга ике, ун, соңрак утыз минут вакыт та багышларга теләячәксең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев