НИЧЕК АЗРАК АШАП ТА ТУК БУЛЫРГА?
Артык авырлыктан котылыр өчен, кабул ителгән калорияләр тотылачак калорияләрдән әзрәк булырга тиеш. Әмма гадәти үзе ияләшкән ашау күләмен киметүне күпләр авыр кичерә. Ничек ашау күләмен киметеп, тук булырга соң?
1. Каты ризыкларны сайла
Каты ризыклардан кергән калорияләр сыек ризыкныкына караганда башкачарак кабул ителә. Азрак ашарга теләсәң, каты ризыклар сайла, аларның туклыклыгы 30%ка югарырак.
Бу – каты ризыкны озаклап чәйнәргә кирәклеккә бәйле. Ашаган вакытта баш миенә азык кабул ителү турында сигналлар кабул ителә һәм ул тизрәк туена.
2. Су эч
Иртән бер стакан су һәм һәрбер ашауга ярты сәгать кала 1-2 стакан су. Моны кагыйдә итеп мыегыңа чорнап куй. Әлбәттә, һәр кешенең организмы төрле, көнгә – кимендә 2 литр су кагыйдәсе һәр кешегә дә килешеп бетмәскә мөмкин, әмма көн дәвамында аз-азлап булса да су эчеп тору һәркем өчен мөһим.
3. Тәмләткечләр куллан
Күпчелек тәмләткечләр аппетитны киметү сәләтенә ия. Шулар арасында борыч һәм зәнҗәбил (имбирь) иң яхшысы. Чәйгә аз гына зәнҗәбил салып җибәрү дә файдага булачак.
4. Кечкенә савыт-саба куллан
Савыт-саба зуррак булса, бар игътибар синең тамагың туюда түгел, ә тәлинкәдә ашау бетү-бетмәүдә булачак, димәк, тәлинкә кечкенәрәк булса, кабул ителәчәк калорияләр дә азрак булачак, дигән мөмкинлек зуррак.
5. Ашаячак ризыкны күз алдына китер
Яраткан ризыкны ашауны күз алдына китергәндә, син күпмедер туенасың да, чөнки баш мие инде ашадым, дип уйлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев