«НИ ӨЧЕН: ЖАМЕВЮ»
Күптән түгел без синең белән дежавю һәм аның ни өчен барлыкка килүе турында сөйләшкән идек. Бүгенге темабыз ЖАМЕВЮ булыр. Анысы нәрсә? Ни өчен барлыкка килә?
Нәрсә ул жамевю?
Жамевю (фр. jamais vu [ʒa.mɛ.vy] — «моңарчы күренмәгән») — дежавюга капма-каршы халәт: көтмәгәндә-уйламаганда моңа кадәр таныш кеше яки урын бөтенләй таныш түгел кебек тоела башлый. Хәзер аны беренче тапкыр күрәсеңдер кебек була. Алар турындагы бар мәгълүмат баштан чыгып очкандай тоела.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, дежавю халәтен үз гомерендә бер тапкыр булса да 97% кешенең тойганы бар. Ә жамевю алай ук еш очрамый.
Ни өчен барлыкка килә?
Гадәттә, жамевю психик тайпылышлары (шизофрения, психоз һ.б) булган кешеләрдә очрый. Шулай ук карт кешеләрдә дә еш күзәтелә. Әмма сау-сәламәт кеше дә әлеге халәтне тоярга мөмкин. Мондый очракта бу кеше йә бик нык арган, йә психик киеренкелек халәтендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев