Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: ДЕЖАВЮ

Нәрсә ул дежавю? Ни өчен ул барлыкка килә? Әлеге сорауларга җавап “Ни өчен?” сәхифәсендә.

Нәрсә ул дежавю?

Дежавю вакытында кешегә хәзер барган вакыйгалар аның белән кайчандыр булган кебек тоела. Хәтта киләсе мизгелдә нәрсә булачагын да хәтерли кебек. Әлеге сәер халәт ни өчен барлыкка килә? Белгечләр моның берничә сәбәбе булырга мөмкин, ди.

Дежавю ни өчен барлыкка килә?

1. Төштә булган образ, күренеш, тойгылар өндә кабатлана. Кешеләр дежавю хисен иң еш әнә шул сәбәпле тоя. Төшләребезнең күбесе нәкъ өндәге кебек була бит. Баш мие дә төшләрне тормышыбызда булган күренеш, хатирә, хис-тойгылардан чыгып “экранизацияли”.

2. Дежавю чын хатирә булып чыга, ягни бу хәл чыннан да сезнең белән булган. Безнең белән булган күп кенә нәрсәләргә игътибар итмәскә мөмкинбез, ә хәтер төпкелендә алар саклана. Бу күренеш белән кабат очрашкач, теге истәлекләр дә калкып чыга. “Приключения Шурика”  фильмын гына искә төшерик. Имтиханга бик нык бирелеп әзерләнү сәбәпле, төп герой тирә-юньдә ниләр барганына да игътибар итми. Ә инде вакыйга янәдән кабатлангач (кызның өенә кабат баргач), ул дежавю хисен тоя.

3. Неврологлар фикеренчә, дежавю баш миенең бер өлеше – гиппокамп – эшчәнлегенең бозылуы аркасында да була ала. Бу өлеш “мәгълмат саклау” өчен җавап бирә. Теге яки бу сәбәп аркасында аның эшчәнлеге какшаса, безгә яңа мәглүмат таныш кебек тоелырга мөмкин. Моның сәбәбе булып стресс, баш миенең талчыгуы, магнит давыллары да тора ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев