Логотип Идель
Бу – тема!

НӘРСӘЛӘР СЫЗГАЛАДЫҢ ИНДЕ ЯКИ СИНЕҢ СӘЕР РӘСЕМНӘРЕҢ НӘРСӘ АҢЛАТА?

Телефоннан сөйләшкәндә яисә борчылганда дәфтәр почмакларына рәсемнәр ясыйсыңмы? Мин үзем еш кына шулай итәм. Ә ул рәсемнәр һәм сызгалауларның ни аңлатканын беләсеңме соң? Әйдә, язмада бергәләп шуны ачыклыйбыз.

Барлык тик торганнан гына ясалган рәсемнәр һәм сызгалаулар да синең шәхесең  турындагы мәгълүматны ачучы чыганак булып тора. Чөнки уйларыбыз кулыбызның эш-гамәлләрен контрольдә тоту белән мәшгуль булмаган вакытта, безнең аң җитәкчелегендә эшли башлый һәм күп кенә кызыклы нәрсәләр майтара.

КВАДРАТЛАР, РОМБИКЛАР, ӨЧПОЧМАКЛАР

Син – туры сүзле, нәрсә теләгәнеңне белүче һәм бернәрсәгә дә карамастан аңа ирешүче кеше. Шулай ук сиңа үзсүзлелек һәм, мөгаен, дөньяга бик җитди карау хастыр. Бу бик яхшы сыйфат, ләкин ял итәргә һәм ахмаклык кылырга да онытма, чөнки гадәти тәртибеңне үзгәртеп, син тирә-юньгә дә карашыңны үзгәртәсең, һәм күп нәрсәләр бөтенләй башкача ачыла башлый.

БОҖРАЛАР

Әгәр дә боҗраларны хәтерләткән фигуралар ясарга яратсаң, бел, күңелеңнән син үзеңне ялгыз хис итәсең. Сиңа җылы дустанә мөнәсәбәтләр, кайгырту һәм кызгану җитеп бетми.

ҮЗ АВТОГРАФЛАРЫҢ ҺӘМ ИМЗАЛАРЫҢ

Кемдер үз-үзенә игътибар җәлеп иттерергә тели. Кем икән ул?

Син үзеңне кайчак Алланың кашка тәкәсе итеп тоясың. Ә алай үзенә артык игътибар бирүчеләрне кешеләр читкә этәрә, чөнки беркем дә тәкәббер һәм үзен генә өстен куючыларны яратмый. Дөньяга киңрәк карарга тырыш.

ДУЛКЫННАР, СПИРАЛЬЛӘР, БИЗӘКЛӘР

Син үзеңдә һәм эчке кичерешләреңдә батасың. Дөньядан читкә китеп, үзеңне борчыган әйберләргә тулысынча кереп китәсең. Баш миең башка әйберләр турында уйлый да алмый. Ләкин  гел мондый халәттә яшәү бик үк әйбәт түгел. Яхшы уйларга урын тап. Позитив булырга өйрән әле.

ЧӘЧӘКЛӘР, КОЯШ, КҮК ЙӨЗЕ ҺӘМ БОЛЫТЛАР

Болар гармония һәм тынычлыкны аңлата. Моннан тыш, бу рәсемнәр синең хыялый булуыңны чагылдыра. Нинди гүзәллек!

ЙОЛДЫЗЛАР

Сине дан казану һәм уңышлы булу кызыксындыра. Сине тану җиңел, чөнки син башкалардан гел аерылып торырга тырышасың. Ләкин синдә уңышсызлыктан курку һәм хыялларга ирешә алмасмын дигән борчу хисләре яшеренә.

ӨЙЛӘР, КУБИКЛАР, ТАРТМАЛАР

Син – чын перфекционист. Хаосны җенең сөйми. Барысын да тәртипкә китерергә тырышасың. Син төгәл кеше, шуңа күрә дә аналитик фикер йөртәсең. Үз сүзеңдә һәм карарларыңда нык торасың һәм кабул ителгән бер юл буенча гына хәрәкәт итәсең.

ШАХМАТ

Кара-ак, ак-кара... Синең башыңда әнә шундый фикерләр йөзә. Син төгәл генә нинди карар кабул итәргә белмисең, башыңда һәрчак шикләр туа. Вакыт-вакыт үз-үзеңә, дөрес фикер йөртүеңә ышанмыйсың. Дәфтәр алып, битне ике өлешкә бүлеп, аның уң ягына ниндидер мөһим карарыңның уңай якларын, сулга – тискәреләрен санап яз. Шулай итеп син проблемага читтән тиешенчә карый алырсың. Барысы да килеп чыгачак, мин сиңа ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев