Логотип Идель
Бу – тема!

МӘРЬЯМ ИБРАҺИМОВА: «ЗӘҢГӘР ШӘЛ»НЕ 9 ЕЛ ЭЧЕНДӘ 70 ТАПКЫР КАРАДЫМ!»

Казан Мәрьямне бизиме, әллә Мәрьям Казаннымы? Озак уйласаң да, җавапны тиз генә таба торган түгел. Әмма шуны әйтә алам, Казан үзәгендә матур итеп бәйләнгән яулыгы өстенә горур калфагын элеп куйган, камзул очларын, бала итәкле күлмәген җилфердәтеп каядыр ашыгучы кыз баланы күрсәгез, ул Мәрьям булыр! Әйтерсең лә, әдәби әсәрләрнең бер герое китап битләреннән чыккан да, татар кызларының үрнәк өлгесе булып безнең шәһәребездә яши!

Мәрьямне мин КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча Федераль олимпиада җиңүчеләре җыелган тантанада очраткан идем. Аннан, абитуриент буларак, документларын Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешенә тапшыруын белеп, тагын бер кат сөендем.

Әйдәгез инде Мәрьям Ибраһимованың үзе белән дә танышыйк.

– Мәскәү шәһәрендә туган булсам да, милли мохиттә үстерү өчен, 5 яшемдә әни мине Казанга алып кайткан. Башлангыч сыйныфларда мин «Радуга» төрек  мәктәбендә укыдым, аннары туган телемне тагын да яхшырак өйрәнү өчен татар телендә белем бирүче  27 нче татар гимназиясенә укырга кердем һәм аны тәмамладым. Бүгенге көндә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керергә хыялланам. Анда укып, туган телемне камил дәрәҗәдә өйрәнәсем килә.

– Синең образың күпләрне сокландыра, Мәрьям! Бу образны иҗат итәргә сиңа кем булышты?

– Бик зур рәхмәт! Образымны иҗат итәргә миңа әнием – Алисә Хөсәенова  бик булыша, ул үзе дә милли стильдә киенә, мине дә балачактан ук шулай киенеп йөрергә өйрәтте. Әйе, без традицияләребезне саклап яшәргә тырышабыз. Урамнан  барганда безгә һәрвакыт кызыксынып карыйлар, еш кына мактап та куялар, образны фотога төшерергә рөхсәт сорыйлар.

– Яратып укыган китапларың, язучыларың да бардыр.  Үзеңне күңелдән генә нинди әдәби әсәр герое итеп хис итәсең?

– Яраткан әсәрләрем: Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәрләре,  Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз», «Остазбикә» әсәре. Милли драматургия әсәрләрен дә укырга яратам. Үземне кем дип хис итәмме?! Гаяз Исхакыйның  «Остазбикә» повестенең төп героинясе Сәгыйдә – күңелемә якын персонаж, ул бик ошый.

– Театрга мәхәббәт кайчаннан башланды?

– Минем гаиләм, әби-бабаларым сәнгатькә бик якын кешеләр. Әбиебез Рузалия Әбүбакирова актриса булган, ул 1950 елда театр училищесын тәмамлаган, бабам Равил Биккинин баянчы булган  – ул музыка училищесында укыган. Бабамның әтисе – Хәбибрахман Биккинин скрипкачы булган. Ул ТАССРның атказанган артисты, виртуоз гармунчы Фәйзи Биккининның бертуган абыйсы. Бертуган Биккининнар Салих Сәйдәшевнең кыллы оркестрында уйнаганнар. Бу оркестр 1910 елларда татар театры спектакльләре барганда антракт вакытында чыгышлар ясаган. Әле дә хәтерлим, өченче сыйныфка барыр алдыннан, август аенда без гаиләбез белән Камал театрына Кәрим Тинчуринның  «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасын карарга барган идек. Ул чакта мин театр бинасына, Салих Сәйдәшев музыкасына, сәхнә бизәлешенә, гомумән әйткәндә, тылсымлы театр дөньясына гашыйк булдым. Шушы көннән соң без «Зәңгәр шәл»не карарга ай саен театрга йөри башладык! Инде шушы 9 ел эчендә мин аны 70 тапкыр  карарга өлгердем.

– Театр, әдәбият, төрле кызыксынулар һәм... син бит әле күп кенә олимпиада, бәйгеләр җиңүчесе дә.

– Әйе, өлкән сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты буенча  олимпиадаларда, конференцияләрдә еш катнашырга насыйп булды.  Федераль олимпиадада (СВОШ), М. И Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Vlll Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә, КФУның Лев Толстой исемендәге VI Бөтенроссия  конференция-бәйгесендә, Татар телендә үткәрелә торган шәһәр олимпиадасында (Татарстан тарихы фәненнән), КФУның Л.Н.Толстой исемендәге яшьләр фәнни-гамәли фестивалендә (русчадан татарчага тәрҗемә секциясендә) җиңүче һәм призер булдым.

– Бу уку елында БДИга әзерләнергә дә күп вакыт киткәндер? БДИга әзерләнүче югары сыйныф укучыларына нинди киңәшләр бирәсең?

– Математика, рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ тапшырдым. Шәхсән миңа өйдән генә торып БДИгә әзерли торган  онлайн мәктәпләрдә шөгыльләнү, вебинарлар карау булышты дисәм дә буладыр. БДИга әзерләнүче мәктәп укучыларына имтиханнардан курыкмаска, артык борчылмаска киңәш итәр идем, чөнки нәкъ менә артык борчулар, яхшы әзерләнгән кешеләргә дә имтиханнарын югары балларга тапшырырга комачауларга мөмкин.  

– Мәрьям, ничек уйлыйсың, БДИ, олимпиадалар укучының белем дәрәҗәсен тулысынча күрсәтеп бетерә аламы?

 – Минемчә, БДИ укучының белем дәрәҗәсен тулысынча күрсәтә алмый кебек, ә менә олимпиадаларда һәркемнең әзерлек дәрәҗәсен күрергә була.  БДИ тапшырганда бит син якынча нинди темалар булачагын алдан беләсең, шуны аңлап төрле кагыйдәләрне өйрәнәсең. Ә олимпиадада катнашып җиңәр өчен, логик фикерләү, эрудиция, башыңда күптөрле теория һәм белем  булырга тиеш. Чынлыкта, БДИ да, олимпиада да нык катлаулы, икесендә дә тырышлык кирәк.

– Имтиханнар күптән тәмам! Җәйне ничек уздырасың, ничек ял итәсең?

– Июнь аенда Г. Кариев театрының «Караш» дип аталган инсценировка мәктәбендә укыдым, хәзер шушы проект кысаларында татар  әдәбиятыннан үзем сайлаган бер әсәргә  синопсис язам, инсценировка эшли башлыйм. Җәем иҗади дулкында уза.

– Иң зур хыялың?  

– Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кереп, анда туган телем буенча ныклы  белем туплап, киләчәктә милләтемә файда китерерлек итеп хезмәт итәргә, көч куярга иде, Аллаһ боерса!

– Барлык хыялларың да чынга ашсын, рәхмәт, Мәрьям!

 

Раилә Хаялиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев