28 июль 2023 яңалыклары
-
УРМАН САКЛАУНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР: КУКМАРА РАЙОНЫНДА РЕСПУБЛИКА МӘКТӘП УРМАНЧЫЛЫКЛАРЫНЫҢ VI СЛЕТЫ УЗДЫ
Кукмара районының Лубян авылында, Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» дип исемләнгән VI слеты катнашучыларны һәм җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Биредә республиканың 31 урманчылыкларыннан җыелган 100гә якын катнашучы җыелды. 3 көн дәвамында балалар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр алдылар, үз күнекмәләрен күрсәтә алдылар. -
ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ ГАЛЕРЕЯСЕ АННА АХМАТОВА ТОРМЫШЫ МОТИВЛАРЫ БУЕНЧА КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә 3 августта «МУЗАПЛАЧА» күргәзмә проекты ачылачак. Ул шагыйрә Анна Ахматовага багышланган. Күргәзмәдә 50 дән артык әсәр, шул исәптән Көмеш гасыр шагыйрәсе офортлары, картиналары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. -
МӘРЬЯМ ИБРАҺИМОВА: «ЗӘҢГӘР ШӘЛ»НЕ 9 ЕЛ ЭЧЕНДӘ 70 ТАПКЫР КАРАДЫМ!»
Казан Мәрьямне бизиме, әллә Мәрьям Казаннымы? Озак уйласаң да, җавапны тиз генә таба торган түгел. Әмма шуны әйтә алам, Казан үзәгендә матур итеп бәйләнгән яулыгы өстенә горур калфагын элеп куйган, камзул очларын, бала итәкле күлмәген җилфердәтеп каядыр ашыгучы кыз баланы күрсәгез, ул Мәрьям булыр! Әйтерсең лә, әдәби әсәрләрнең бер герое китап битләреннән чыккан да, татар кызларының үрнәк өлгесе булып безнең шәһәребездә яши!
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?