МОБИЛЬ УЕННАР ЯСАУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ КИРӘК?
Бүгенге көндә мобиль уеннар белән кызыксынмаган кешене сирәк очратып була. Башваткычлар, симуляторлар, хоррорлар һ. б. жанрларда уеннар ясаучы яшьләр белән әңгәмә кордык.
Аноним, 10 нчы сыйныф укучысы:
Шәхсән үземә программалар язу, проектлар, сайтлар ясау ошый. Шуңа да карамастан, уеннарның ничек барлыкка килгәнен күзаллыйм. Гадәттә, уеннарны «Юнити»да язалар, чөнки ул бөтен платформаларга туры килә. Әлбәттә, боларны барысын да аңлар өчен, инглиз телен ким дигәндә В1-В2 дәрәҗәсендә белергә кирәк. Беренчедән, айтишниклар еш кына чит илдә эшлиләр һәм хезмәттәшлек итәләр. Икенчедән, барлык документлар нигездә инглиз телендә. Һәм инде һәрберебезгә дә таныш булган алыштыргысыз Play Market мәйданчыгы да игътибарга ия. Уеннарга килгәндә, минемчә, иң популярлары – Cs2, Dota һәм Mobile Legends. Мин хоррор жанрына өстенлек бирәм. Бигрәк тә миңа пиксельле графика якын.
Илья, студент:
Уеннар эшли башлаучыларның С# нигезендә база күнекмәләре булырга тиеш, анардан башка «Юнити»да эшләп булмый. Минем уйлавымча, уен ясаганда иң катлаулысы – графика. Техник өлеш белән беркайчан да проблемалар булмаса да, моның белән шөгыльләнә белмәдем. Нинди уеннар популяр дисәң, минемчә, CS, Dota, Minecraft, Roblox.
Ставр, 10 нчы сыйныф укучысы:
Cs2, Dota, Mobile Legends кебек популяр уеннарга Fornite һәм Maincraft өстәр идем. Уенны эшләү катлаулыгы жанр, стиль, сюжет һ.бга нык бәйле. Продуктны дөньяга чыгару вакыты ярты елдан – ике елга кадәр сузыла. Гадәттә графиканы эшләү җиңелрәк, әмма озаграк. Кодны универсаль рәвештә язарга мөмкин, әмма шул ук вакытта бер механика өстендә атна буе утырырга туры килә. Бүгенге көндә «Яндекс Игры» мәйданчыгында кесә телефоннарына уеннар ясыйм. Шәхси проектларым арасында «Десятка 19» уены яшәп килә.
Дмитрий, студент:
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уеннар ясауда маркетологлар, аналитиклар, идарәчеләр дә катнаша ала. Әгәр үзе генә эшләүче типик «инди-разработчик» һәм бу өлкәдә яңа кеше турында сүз йөртсәк, монда ике юл бар:
1. Интернет киңлекләрендә кызыксындырган темалар буенча җентекләп өйрәнергә була (YouTube, ПИКАБА, ВК, Telegram һ. б. күп кенә мәйданчыкларда хәзер моңа багышланган каналлар очратырга мөмкин).
2. Әгәр кеше бу өлкәдә үсергә бик тели, әмма нәрсәнең ничек икәнен белми икән, онлайн-курсларга язылырга кирәк. Анда аңа инде төгәл укыту планы бирәчәкләр һәм, гомумән, геймдев белән таныштырачаклар. Ә уеннар ясау юлына басарга уйлаучыларга Джейсон Шрейерның «Кан, тир һәм пиксельләр» китабын укырга киңәш итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев