МЕССЕНДЖЕРЛАРДА ЯЗЫШУ ЭТИКЕТЫ: 4 КАГЫЙДӘ
Эшлекле аралашу барышында истә тотырга кирәкле кагыйдәләрне барыбыз да интуитив рәвештә булса да чамалыйдыр инде. Әмма гади дусларча аралашуның да нечкәлекләре бар. Идеаль әңгәмәдәш үк булып бетеп булмас, әлбәттә, тик шулай да, берничә кагыйдәне истә тоту комачау итмәс.
Минутында ук җавап бирмәү – норма
Әгәр әңгәмәдәшең онлайн икән, бу әле ул шундук җавап бирергә әзер, дигән сүз түгел. «Ау!», «син мондамы?» ише сүзләр язу кирәк түгел, сабыр ит. Тик әгәр дә үзең, онлайн була торып та, җавап бирә алмаячагыңны аңлыйсың икән (кино караган очракта, мисал өчен), әңгәмәдәшеңне алдан кисәтсәң, яхшы.
Эмодзиларны – чамасын белеп кенә
Күп смайликлар куллану 

– әлбәттә, бик 

, тик бер проблема
бар: монда ни дә булса аңлау кыен 

. Шуңа күрә, чамасын бел.
Caps Lock турында оныт. Мәңге
Caps Lock’тан да куркынычрак әйбер бармы икән ул язышуда? СҮЗ МЕНӘ БОЛАЙ ЯЗЫЛГАН ХАТЛАР ТУРЫНДА. ӘЙТЕРСЕҢ ЛӘ, СИН БИК АЧУЛЫ, ҺӘМ ӘҢГӘМӘДӘШЕҢНЕ ТОТЫП БОТАРЛАРГА ӘЗЕР. Алай эшләмә, зинһар.
Һәм иң мөһиме...
Зинһар өчен,
менә болай
һәр сүзне
аерым хат итеп
җибәрергә
кирәкми.
Кем белән
язышсаң да.
Рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев