MARVELдан ЯҢА РАШТУА СЕРИАЛЫ: НИНДИ ҺӘМ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
Marvelның «Соколиный глаз» / «Hawkeye» дип аталган өр-яңа мини-сериалы дөнья күрде. Әлеге сериал «Железный человек 3» / «Iron Man 3» фильмыннан соң Раштуа турындагы беренче проект булып санала.
Сериалның эчтәлеге Нью-Йоркта Раштуа алдыннан булган вакыйгалар турында сөйли. Клинт Бартон шәһәргә килә һәм шунда үзенең партнёры белән очраша. Аларга бергәләшеп явызлыкларны җиңәргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта сериалның беренче ике сериясе генә чыкты. Marvel дөньясын яратучылар яңа маҗараның бик уңышлы һәм кызыклы төшерелүен билгеләп үтә.
Сериалның продюсеры Тринх Трэн исә Клинт Бартонны уйнаучы Джереми Реннер турында да әйтеп уза. Аның фикеренчә, бу персонажны аңлаучы һәм аның халәтен дөрес итеп күрсәтүче бердәнбер кеше – Джереми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев