МАНИПУЛЯТОРЛАР КУЛЫНА НИЧЕК ЭЛӘКМӘСКӘ?
Манипуляция – ул кешенең йомшак якларына басым ясап, теләгән максатларга ирешү ысулы. Аның ике төре була: уңай һәм тискәре. Уңай манипуляция – ул, мәсәлән, кешегә начар гадәтләрдән арынырга ярдәм итү. Ә тискәре манипуляция турында исә хәзер тулырак сөйләшербез.
Уйлансак, тирә-юнебездә манипуляторлар бик күп. Алар ятмәсенә эләккәнне аңламый да калабыз кайчак. Андый кешеләр үз теләкләрен чынга ашырыр өчен сиздерми генә зыян китерә, кешенең йомшак якларына басым ясый.
Манипуляциягә кемнәр күбрәк бирелүчән?
1. Үз-үзенә ышанмаган, башкаларга «юк» дип әйтә алмаган кешеләр.
2. Бөтен кешегә дә яхшы булырга тырышкан, артык гадел һәм намуслы булганнар.
3. Үз-үзен артык яратучылар.
4. Йомшак холыклы кешеләр.
5. Эмоциональ яктан тотрыксыз булганнар.
6. Беркатлылар: алар кешеләрдә бары тик яхшылык кына күрә.
Шунысы начар, манипуляторлар еш кына безне яхшы белгән кешеләр булып чыга: дус, хезмәттәш, яраткан кеше, туганнар. Ә нинди манипуляцияләр кулланалармы?
Күп очракта алар, үпкәләп, сезне гаепле итмәкче була, тормышыннан зарлана, шул рәвешле, үзен жәлләтергә тели. Шулай ук агрессия ярдәмендә яисә шантаж белән куркытып та үз теләкләренә ирешергә мөмкиннәр. Артык ярдәмчел кешеләр дә манипулятор булып чыгарга мөмкин. Сез сорамасагыз да, алар ярдәмгә килә. Нәтиҗәдә, сез үзегезне аларга бурычлы итеп хис итә башларга мөмкинсез. Кеше сезнең белән нинди дә булса охшашлык булуы турында әйтсә, игътибарлы булыгыз! Шул рәвешле ул сезнең башыгызга үз идеяләрен, фикерләрен кертмәкче була.
Манипуляцияләүче кулына ничек эләкмәскә?
1. Беренче чиратта, хис-кичерешләрегезне контрольгә алыгыз: үзегезне артык оялчан, куркак һәм гаепле итеп тоюдан туктагыз.
2. Манипулятор артыннан күзәтегез: ул үзен ничек тота, башкалар белән ничек сөйләшә.
3. Сезгә манипуляторның басым ясаганлыгы сизелсә, әкрен генә аннан ерагаегыз.
4. Игътибарлы булыгыз! Үзегездән файдалануларына юл куймагыз. Күбрәк ачык кешеләр белән аралашыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев