Логотип Идель
Бу – тема!

МАКС КОРЖ ҖЫРЛАРЫНА КАВЕР ҺӘМ ӨЙДӘГЕЧӘ ҖЫЛЫ МОХИТ: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА АЛИЯНУР ҺӘМ TATRBOYның ФАТИРНИКЛАРЫ УЗДЫ

25 декабрь көнне Татар китап йортында АлияНур һәм TATARBOYның иҗат кичәсе узды. Аларның икесенең дә ул көнннәрдә туган көннәре булып узган иде. Яшь артистлар кунакларга татар теленә тәрҗемә ителгән һәм үзләре иҗат иткән җырларын башкарды.  Яңа «татарча фатирник» форматындагы чара бу бинада инде икенче мәртәбә уздырыла. Калган кичәләр белән чагыштырганда, фатирник үзенең рәхәт җылы атмосферасы, гадилеге, рәхәтлеге белән аерылып торды. 

Кунаклар арасында Илдус Садыйков, Акбулат, Оксана Ильюп кебек татар җырчылар бар иде.  Алар, бүләк буларак, кичәне үзләренең жырлары белән тулыландырды. Мәсәлән, Илдус Садыйков «Кайтам инде авылыма», «Сириннәр». Акбулат «Җибәрмә» җырларын башкарды. Әлеге очрашу Пушкин картасына кертелгәнлеген дә искәртеп узарга кирәк, ә билет бәясе нибары – 250 сум.

Алия Макс Коржның татарчага үзе тәржемә иткән һәм эксклюзив яңа жырларын тәкъдим итте. TATARBOYның ижатында кризис булу сәбәпле, ул ярты ел буе чыгыш ясамаган булган. Тамашачыларга ул үзенең моңсу мәхәббәт җырын башкаруы белән күңелләренә кереп калды.

Әлеге чара турында башкаларның фикерләрен дә белештем.

Айдар Шәйхин, Татар китабы йортының директоры:

– Чынлыкта, фатирник форматы безнең бинабыз өчен яңалык түгел, 1928 елдан үз заманының җырчылары, музыкантлары, шагыйрьләрләрнең иҗат кичәләре бу йортта һәрвакыт булган. Моңарчы алар тар юнәлештә үткәрелгән булса, хәзер яшь аудиториясенә якын булган формат яңарак кына үтеп кереп бара. Фатирникны без «Моңлы йорт» проекты кысаларында эшлибез, ә бу йорт инде йөз елга якын «моңлы».

 – Яңа форматны нинди киләчәк көтә?

– Иң мөһиме – ул дәвам итәчәк. Без фатирник кысаларында яңа коллаборацияләр көтәбез. Безнең өчен ул киң кырлы мәгънәгә ия булган күренеш, бер яктан – ул күңел ачу, ял итү чарасы. Икенче яктан – ул яшь иҗатчыларны барлау, аларны үзебез өчен теркәп кую. Музей буларак без бүгенге заманны киләчәк өчен саклыйбыз, бер үк вакытта өч заманда яшибез. Барлык чыгыш ясаган кешеләр киләчәктә тарихка кереп калачаклар.

Киләчәккә нинди макстатлар?

– Безнең өчен төрле юнәлештәге башкаручылар булуы мөһим. Классик-камера концертлары дәвам итергә тиеш. Әдәбият, шигрият белән бәйле булган чаралар да оештырачакбыз.

Илдус Садыйков, артист:

– Хәзерге вакытта татар телендә каверлар популярмы?

– Каверны вакытында чыгарсаң, популяр.

– Фатирник форматындагы кичәләрнең киләчәге нинди дип уйлыйсыз?

– Минемчә, бүгенге фатирник сыман чараларны ешрак оештырсаң, аларның киләчәге булачак, дип уйлыйм, чөнки миңа яңа форматтагы кичә нык ошады. Фатирникта тере тавыш, гитара, кушылып җырлашып утыру – ул үзенчә бер романтика.  Мин татарча фатирникларның киләчәге булуын бик телим, монда узеңә күрә бер рәхәт.

Тәҗрибәле артист буларак яшьләргә бәя бирегез әле

– Мин Алиянең иҗатын күптән күзәтеп барам, миңа бик ошый. Ул – татар концертлары өчен хас булмаган формат, моны мин киләчәктә эстрадага яңа сулыш кертү дип саныйм.

Концерттан соң нинди хис-кичерешләр калды?

– Бик шатланып килдем һәм ныграк шатланып китәм бу чарадан, миңа нык ошады. Дөресен әйткәндә, китәсе дә килми, дәвам итүне телим!

TATARBOY, яшь артист:

– Кавер форматында җырлау – яшь артистлар өчен зур мөмкинлек. Чөнки популяр артистлар үзләренең җырларына ясалган каверларга репост буларак үзләренең челтәрләренә кертә. Бу үзеңне күрсәтә алуның бер ысулы булып тора.

Иҗат юлын башлаганда кайсы артисттан үрнәк алдың?

– Минем этәргечем Оксана Ильюп иде. Мин аның иҗаты белән илһамланып үзем дә каверлар яздыра башладым. Аның бу концертка килүе дә мине бик шатландырды һәм җаваплылык өстәтте.

– Синең фикеренчә, фатирник форматының киләчәге бармы?

– Дөресен әткәндә, бүгенге көнгә кадәр юк, дип уйлаган идем. Чөнки моңа хәтле мин клубларда чыгыш ясый идем, андагы атмосфера мондагы белән чыгыштырырлык түгел. Монда рәхәт – өйдәге сыман.

– Бүгенге моңсу мәхәббәткә багышлаган жырның серен ач әле.

Бу җырны мин кайчандыр хатыным булыр  дип теләгән кызга багышлаган идем. Ул нык көчле мәхәббәт иде.

– Ул мәхәббәт дәвам итәме?

– Юк. Йөрәк яраларыннан терелеп кенә килә әле.

– Ижатта алты айлык кризис аерылышу белән бәйлеме?

– Әйе. Кызганыч, мәхәббәт кешенә аяктан ега ала. Ләкин мине киредән аякка бастырды, дип әйтеп була, мин иҗатыма яңадан әйләнеп кайттым.

АлияНур, яшь артист:

– Бу минем фатирник форматында беренче чыгышым түгел, минем инде тәҗрибәм бар. Бүгенге кичтән аермалы буларак алар рус телендә генә иде.

Социаль челтәрләреңдә чыккан рус яки татар телендәге каверларың популяр идеме?

– Төрлечә. Ләкин Тик-Токтамин менә нәкъ татар каверлары ярдәмендә танылдым.

– Синең өчен кем кумир?

– Мин төрле башкаручыларны күзәтеп барам.  Ләкин минем төп кумирым – Макс Корж. Мин хәтта аның җырын татар теленә тәржемә итеп кавер башкардым – бу кавер шулай ук аудитория арасында зур популярлык җыйды.

– Бу кичәдә үзегезне туган көндәге сыман хис итә алдыгызмы?

– Кичә туган көннәребез белән ялгылыш кына туры килде. Без чараны ул көнгә багышларбыз дип планлаштырмаган идек. Кичәгә бәйрәм кәефен кертеп җибәрү бик уңышлы булды.

Дилияр БОРҺАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев