25 декабрь көнне Татар китап йортында АлияНур һәм TATARBOYның иҗат кичәсе узды. Аларның икесенең дә ул көнннәрдә туган көннәре булып узган иде. Яшь артистлар кунакларга татар теленә тәрҗемә ителгән һәм үзләре иҗат иткән җырларын башкарды. Яңа «татарча фатирник» форматындагы чара бу бинада инде икенче мәртәбә уздырыла. Калган кичәләр белән чагыштырганда, фатирник үзенең рәхәт җылы атмосферасы, гадилеге, рәхәтлеге белән аерылып торды.