КЫШКЫ ПОДКАСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ
Әле ноябрь ахыры да җитмәгән, ә урамда инде чын кыш. Суык һәм карлы көннәр булуга карамастан, саф һава сулап йөрү комачауламас. Ә аны бераз ямьләндереп җибәрер өчен, сиңа кышкы подкастлар – суык һава торышында да җылыта алырдай һәм кызыклы темаларга бай сөйләшүләр әзерләдек.

Әлеге татарча подкастта төрле һөнәр ияләрен чакырып, актуаль, кызыклы, хәтта син сорарга кыенсынып йөргән сорауларны бирәләр.Әлегә чыгарылышлар бары тик видео рәвешендә генә бар.

Автор үзенең яшүсмерләргә хас тормышы белән бүлешә. Нәрсәгә өйрәнүе, мораль яктан ничек үсүе, комфорт зонасыннан чыгуы турында шушында сөйли.

Өч студент подкастын тәкъдим итәбез. Студентлар биредә үзләрен борчыган сораулар турында фикер алыша. Мәктәп елларындагы дуслар кая булды? Университетта яхшы укырга нәрсә комачаулый? Ничек яшәргә? Әгәр шушындыйрак зарларың булса, подкастны тыңларга уз!

Подкастның беренче өч сезонында авторлар катлаулы сорауларга балалар һәм яшүсмерләр китапларыннан җаваплар эзли һәм охшаш хәлдә калган китап геройлары белән үзләрен чагыштыра. Ә дүртенче бүлектә сүз яраткан язучылар турында бара.

Дөньяның төрле илләре турындагы подкаст. Автор мәктәп укучылары белән бергә чит ил кешеләреннән аларның тормыш рәвеше, стереотиплар турында сораша. Кыскасы, башка халыклар белән танышу, аларның менталитетына бераз гына булса да якын килү өчен – шәп мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
Нет комментариев