Логотип Идель
Бу – тема!

КУРКУ ХИСЕНӘ МИН МОНДЫЙ ХАТ ҖИБӘРЕР ИДЕМ

Сәлам, курку! Син минем турында барысын да беләсеңдер инде. Ә мин синең турында уйларга да, сиңа карарга да шүрлим. Булган «куркуларымнан куркып» яшим инде.

Ә син мине куркак кеше дип саныйсыңмы? Башкалар минем турында әрсез, үзсүзле дип сөйли, мин чынлап та шундый микән? Юктыр… Әле мин башкаларның сүзеннән дә куркаммыни?

Нигә син һәрвакыт башымны кирәкмәгән уйлар белән тутырасың? Мин киләчәктән куркам: мине ниләр көтә, тирәлегем үзгәрерме, барысы да килеп чыгармы, мин үзгәрерменме икән – бу сораулар башыма кереп утыра да, мине эчтән ашый башлый. Көн саен мин шул уйлар белән йокыга китәм. Курку, син мине нишләтәсең?

Йокыга китү дигәннән: миңа инде 22 яшь, ә үзем һаман караңгылыктан куркам. Аннан да түгел, ә ул караңгылыктагы билгесезлектән, аннан чыгарга мөмкин куркыныч әйберләрдән котым оча. Балачакта төнлә «Битва экстрасенсов» карый идем дә, төне буе куркып чыга идем. Курку, син миңа йокларга комачаулыйсың.

Ә менә син булмасаң, мин ниндирәк булыр идем икән ул? Ләкин эш бит миндә генә дә түгел, дөнья, гомумән, курку булмаса, башка булыр иде. Син булмасаң, яхшырак булыр иде микән яисә начарракмы? Анысы безгә мәңгегә билгесез булып калачак.

 

пе.си. әлеге практика куркырга курыкмаска һәм синең башыңдагы фобияләреңне юк итәргә булышачак. Син дә куркуыңа хат язып кара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев